Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гимназиябез горурлыгы- Бакый ага

2020 нче ел ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республикабыз, районыбыз үзенең данлыклы, зур хөрмәткә лаеклы кешеләрен барлады.

Шушы уңайдан мин дә үзебезнең гимназиябез исемен йөртүче, күп еллар буе гимназиябездә директор вазыйфасын башкарган Зыятдинов Бакый абый турында сөйләп китәсем килә. Мин, “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең сигезенче сыйныф укучысы, рәхәтләнеп үз анам телендә белем алам, фикеремне үз телемдә кыю әйтә алам һәм гимназиябезнең шушындый олы шәхеснең исемен йөртүе белән чиксез горурланам. Еллар дәвамында тырышып укуым, олимпиадаларда, бәйгеләрдә һәрдаим катнашуым һәм уңышларга ирешүем-яраткан гимназиямне һәрчак югарылыкта тоту өчен!
Авылыбыз аксакалы, күп еллар мәктәп, Себер Тракты музее директоры булып эшләгән,ТР һәм РФнең атказанган укытучысы Зыятдинов Бакый Шәймулла улы-авылыбыз данын еракларга җиткерүче, күп китаплар авторы, авылыбыз тарихын яшь буынга җиткерүче, иң беренчеләрдән булып нәсел шәҗәрәсен эзләү, өйрәнү эшчәнлеген җәелдереп җибәрүче әдип.
Олы бала буларак тормышның барлык авырлыгы Бакый абый җилкәсенә төшә. Хезмәт юлын “Көрәш” колхозында гади колхозчы булып башлый. Һәрвакыт белемгә омтылучы. Яңалык эзләүче, тынгысыз Бакый абый үз бабасының сүзләрен аяк астына салып таптамый. Казан дәүләт укытучылар институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Хезмәт юлын Карадуганда башлап җибәрә. Тырыш, тынгысыз укытучыны югарыдагылар бик тиз күреп алалар һәм аны 1962 нче елда Карадуган мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бакый абый 32 ел бер мәктәптә директор булып эшли, бу бит ярты кеше гомере.
Авыл җирлегендәэшләгән җитәкче лектор, пропагандист, партоешма секретаре дә була ул. Үзенең эшләү дәверендә ул бик күп эшләр башкарган: җылы гараж, типовой мәктәп, хезмәт кабинеты, барлык авыл халкы файдаланган “Бакый күле”. Иң зур хезмәте Мортаза бай исеме белән бәйләнгән бинада (элек мәктәп шунда урнашкан була) “Себер тракты” музее. Материалларны туплау өчен кайларда гына булмый ул: Санкт-Петербург, Новосибирск, Казан, Малмыж, Петербургка барып бай материаллар алып кайта. Ә Мортаза байның оныклары үзләренең истәлек ядкярләрен музейга тапшыралар. Эзләнүләр бушка китми, хәзерге көндә әлеге музей дәүләт музее филиалы.
46 еллык укытучылык хезмәте “Татарстанның атказанган укытучысы”,”РСФСРның атказанган укытучысы” исемнәренә, Казанның 1000 еллыгына чыгарылган медаль һәм бик күп республика һәм районның мактау грамоталары белән бүләкләнә. Гаиләдә исә-көчле, ихтирамга лаеклы, ярдәмчел гаилә башлыгы була. Балалары әтиләрен хөрмәт итеп яши. Авыл халкы, ул укыткан укытучылар аны ихтирам итә.
Кызганычка каршы бүгенге көндә Бакый абый бу якты дөньяда юк инде, ләкин ул эшләп калдырган эшләр бихисап. Ул тирәлекне. туган ягыбыз халкын өйрәнеп, аларны унбер китап итеп бастырып чыгарды.: “Себер юлы”, “Классташлар”, “Мәгърифәтле Таузар иле”, “Себер юлы буйлап”,”Гамәл дәфтәрем” һ.б. Бакый абый беркачан да вакытын бушка уздырмады, үз планы буенча эзләнде, язды, аңлатты. Аңа шушындый югарылыкка ирешүдә тормыш иптәше, Мәдинә апаның да өлеше бик зур. Мәдинә апа мәктәптә математика фәнен укытып хәзерге вакытта лаеклы ялда, “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек.
Районыбызның данын еракларга таратучы, үзләренең эш-гамәлләре белән һәркемне сокландырган шәхесләр күп безнең Балтачыбызда. Иң беренче без аларны зурларга тиешбез. Зыятдиновлар нәселе үз авыл халкы өчен башкарган бик күп игелекле эшләрен санап та, бәяләп тә бетерерлек түгел. Үз милләте, авыл халкы, мәктәбе, авылның киләчәге, матурлыгы өчен җан атып йөрүче тынгысыз кешеләр бит алар.
Миндә дә мәгърифәтлелек, укытучылык ягыннан килгән кан ага.Нәселебез инде ничә буын укытучылык һөнәрен дәвам итә. Әнием ягыннан Гариф бабам Арбор волость идарәсенең писаре булып эшләгән. Әбием Суфия «Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы» исеменә, «Хезмәттәге батырлыгы өчен», «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медальләренә лаек булган, Галипша бабам да сугыштан соң гомерен балаларны укытуга, тәрбияләүгә багышлаган һәм Арбор җидееллык мәктәбенең директоры булган. Әтием ягыннан Кәүсәрия әбием дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Нәсел җепләребезнең балалар язучысы Госман Бакировка барып тоташуы да юкка гына түгелдер. Әби-бабаларымның мәгърифәтле, белемле булуларын, халыкның мәдәниятенә һәм мәгърифәтенә зур өлеш кертүләрен белеп, мин чиксез горурланам.
Мин дә үз язмаларымны, шигырьләремне газеталарда тәкъдим итәм, төрле конкурсларда көчләремне сыныйм. Киләчәгемне журналистика яисә укытучылык һөнәре белән бәйләү- минем хыялым. Кем генә булсам да киләчәктә заман белән бергә атлаучы, кешелекле, үз фикеремне кыю җиткерүче булырмын дип ышанам.
Регина Галиәхмәтова
Карадуган гимназия

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев