Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Гиппократ” – заманча дәвалау үзәге

Райондашларыбызның күпчелеге бистәдәге "Гиппократ" медицина үзәген мактый.

Аның беренче катында даруханә урнашкан, ә икенче катында медицина үзәге эшли. Анда тәҗрибәле Казан табиблары тикшеренүләр үткәрә, анализлар бирү мөмкинлеге дә бар, диләр. Боларның барсы хакында да кызыксынып, әлеге үзәктәге эшне оештыру һәм клиентлар белән эшләү буенча директор урынбасары Эльмира Касыйм кызы Халиловага сорауларымны бирдем.

- Эльмира Касыймовна, үзәкнең халыкны күпләп җәлеп итәрлек нинди уңайлыклары бар? Үзегезнең эш алымнарыгыз белән таныштырып үтсәгез иде.
- Сентябрь аенда Балтачта безнең үзәкнең ачылып, халыкка хезмәт күрсәтә башлавына ике ел булды. Үзәктә 14 төрле белгечлек буенча табиблар эшли. Балалар гинекологы, балалар күз табибы, иммунолог, аллерголог, пульмонолог, кан тамырлары хирургы һәм башкалар бар. Лаборатор диагностика буенча бөтен төр анализлар, барлык органнарга УЗИ үткәрелә. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасының эшчәнлеген тикшерү ысуллары: ЭКГ, тәүлек буена Холтер кую, кольпоскопия үткәрү. Процедура кабинеты бар. Шоферларга рейска чыгу алдыннан тикшеренүләр үткәрелә.

- Шуларның берничәсе хакында тулырак аңлатып китегез әле?
- Биредә район хатын-кызлары өчен табиб маммолог-онколог эшли, ул даими рәвештә кабул итә. Һәр хатын-кызга елга бер тапкыр маммологка күренергә кирәк. Бу онкологик авыруларны алдан-ала күреп, дәвалау өчен кирәк. Республика онкологик үзәге белән берлектә тикшеренүләр үткәрелә. Шулай ук Татарстан, Россия һәм чит өлкә клиникалары белән дә хезмәттәшлек итәбез.

- Нинди нәтиҗәле медицина тикшеренү төрләре бар?
- Без бер урында гына тормыйбыз, яңадан-яңа дәвалау төрләрен өйрәнәбез. Медицина ярдәме күрсәтү өчен Россиядәге иң яхшы аппаратлар тәкъдим ителә. Шундыйларның берсе - Европада билгеле маркадагы УЗИ аппараты. УЗИ күрсәткечләрен укучы табибларыбыз да 20-25 ел эшләгән, тәҗрибәле белгечләр. Алар республика белгечләренең иң яхшы өчлегенә керә.
Бездә зурлар һәм балалар республика клиник хастаханәләре белән берлектә окулист табиб эшли. Күз табибы кабинетының дөньякүләм стандартларга туры килерлек итеп җиһазландырылган булуы авыруга дөрес диагноз куярга ярдәм итә. Биредә чагыштырмача арзан бәягә линзалар, күзлекләр, күзлек кысалары һәм заказлар да кабул ителә. Шулай ук йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын ачыклаучы медицина җайланмалары да югары сыйфатлы.
Бер тәүлеккә холтер кую мөмкинлеге бар. Аның нәтиҗәләре интернет аша башкала табибларына тапшырыла, өйрәнелеп, нәтиҗәсе клиентка тапшырыла. Катлаулы очракларда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы танылган клиника табиблары белән дә килешенәбез, консультацияләр үткәрәбез.

- Эльмира Касыймовна, җирле халыкның сәламәтлек дәрәҗәсен өйрәнеп киләсез, сезнең күзлектән чыгып караганда, районда кайсы төр авыру белән авыручылар һәм үлемгә китергән чирләр күбрәк?
- Исәпләп чыгарган нәтиҗәләр буенча, район җирлегендә йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләрнең күбрәк булуы ачыкланды. Вафат булучыларның 65%ы әлеге авырудан үлүчеләргә туры килә. Авыру кешедә рак булса да, ул ахыр чиктә йөрәкнең дөрес эшләмәвеннән үлеп китә. Моны булдырмас өчен табиблар тарафыннан дәвалау төрләрен дөрес билгеләү кирәк. Бу исә үз чиратында, гомер озынлыгын арттырачак. Һәркем үзенең генә түгел, якыннарының, шул исәптән өлкәнрәк яшьтәге туганнарының сәламәтлекләрен кайгыртып торырга тиеш. 6 айга бер мәртәбә булса да, табиб күзәтүе кирәк булган ничаклы авырулар бар.

Әлеге урында үзебезнең белгечләр тарафыннан исәпләп чыгарган берничә статистик белешмә китерәсем килә: 55 яшьтән югары булучылар район халкының 10 %тан артыгын тәшкил итә. Аларның күпчелеге кардиолог, онколог, кан тамырлары хирургына һәм башка төр белгечләргә мохтаҗ. Әгәр бер белгечкә елга бер мәртәбә генә булса да мөрәҗәгать итсәләр, ай саен бер табибка 1 мең кеше күренеп, үзенең сәламәтлек дәрәҗәсен белер иде. Йөрәк һәм кан тамырлары хирургына күренергә атнага 5 яки 7кеше килә. Ә шул ук вакытта ел саен районда 300 кеше шушы авырудан вафат була - бер көнгә - бер кеше туры килә диярлек. Ә бит аларның күпчелеген дәваларга, көтелмәгән үлемнән саклап калырга була. Шуның өчен хәзерге медицинаның мөмкинлекләре бик зур, алардан дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк. Шуның өчен безгә килергә генә кирәк. 55 яшьтән соң даими рәвештә табибларга күренеп тору шарт. Әгәр кинәттән паралич булган икән. Моны дәваларга мөмкин. УЗИ аппараты ярдәмендә йөрәк һәм баш мие эшчәнлекләрен тикшерелә.

Якын арада 60 яшьтән өлкәнрәк, теләге булган һәр кешегә 90% ташлама белән баш мие артериясенә диагностика -УЗИ ясау буенча акция уздырырга планлаштырабыз. Күренергә килгән көнне чират тормый гына, УЗИ да ясалачак. Әгәр дә авыру барлыгы яки берәр тайпылыш булуы ачыкланса, тиз арада клиникаларда ятып дәвалану өчен 2-3 көн эчендә юлламалар алу оештырыла. Мондый акция Россиядә беренче тапкыр үткәрелә.

- Димәк, сездәге тикшеренү нәтиҗәләре буенча башкала клиникаларына барып, дәваланырга була. Ул белешмә-документлар группа алу өчен ВТЭК үткәндә үз көчендә кала аламы?
- Әлбәттә. Безнең медицина үзәге дәүләт лицензиясе белән эшли. Безнең тарафтан бирелгән, юридик яктан якланган белешмәне кире кагарга, дөрес түгел, дип санарга беркемнең дә хакы юк. Кызганычка каршы, безнең үзәкнең әлегә дәүләт дотациясе юк, шуңа күрә түләүле хезмәт күрсәтәбез. Казандагы клиника һәм хастаханә консультацияләренә караганда бездә бәяләр чагыштырмача арзан.

- Хәзер район халкына Казан табибларына күренү өчен шәһәргә барып йөрмәсәләр дә була инде, алайса...
- Чыннан да шулай. "Гиппократ" үзәгендә күптөрле мөмкинлекләр бар. Без халыкка хезмәт итәбез. Үз эшебезне гадел һәм намус белән башкарабыз. МКДЦ, РКБ һәм ДРКБ, РКБ-2 - "Обком" һәм Казанның 7нче номерлы шәһәр хастаханәләре табиблары белән бергәлектә эшлибез. Алар күчеп, алмашынып торучы табиблар түгел, ә даими эшләүче, республиканың әйдәп баручы белгечләре. Алар үз эшләренең чын осталары.
Хөрмәтле балтачлылар, сезне "Гиппократ" медицина үзәгендә көтеп калабыз, рәхим итегез! 1-10 октябрьдә өлкәннәргә 10%лы ташлама белән табибларга күренү тәкъдим ителәчәк. Безнең телефоннар: 89172595050, 89172455565, алдан язылу һәм белешмәләр өчен 7.30 - 19.00 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин. Онытмагыз: сәламәтлек - тиңе булмаган байлык бит ул!

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Илдар Хәлилов фотолары
Әңгәмәдәш Ясминә Шәмсетдинова
(реклама хокукларында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250