Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гитлер пенсионерлары табылган

Бельгиядә 27 пенсионер Германия хөкүмәтеннән 1941 елда Өченче рейх фюреры Адольф Гитлер вәгъдә иткән өстәмә пособиеләрне элеккечә алып ятканнар. Пособиеләрнең күләме 425дән алып 1275 еврога кадәр тәшкил иткән.

Пенсия алучылар — Икенче бөтендөнья сугышы вакытында ССта хезмәт иткән элеккеге нацистлар яки аларның варислары.

1949 елдан соң ГФРга, Өченче рейхның варисы буларак, югалган дәүләт бурычларын, шул исәптә пенсияләрне дә, элеккеге эсэсчыларны да тәэмин итүне дәвам итәргә туры килә.

Әлеге яңалык Бельгия Вәкилләр палатасы депутатларының ачуына тия. Депутатлар төркеме хөкүмәткә хәлне тиз арада көйләү турында хөкүмәткә резолюция әзерләргә җыеналар. Биредә пособие алучылардан Бельгия казнасы файдасына салым алынмавы да сәясәтчеләрнең ачуына тигән булырга тиеш.

Пенсияләрне түләүне туктату мәсьәләсе 2016 елда да күтәрелгән булган. Ул чакта Икенче бөтендөнья сугышы елларында нацистлар тарафыннан эзәрлекләнгән Бельгия ветераннары Германия властьларының элеккеге эсэсчыларга пособие түләүне туктатуны таләп итә. Ветераннар карашын Бельгия хөкүмәте дә хуплаган, тик алар бу мәсьәлә немец пенсия органнары хәл итә дип белдерәләр.

Мәгълүматларга ярашлы, 38 мең кеше “Гитлер” пособиесен ала алыр иде. Моннан тыш Германия хөкүмәте ГФРның үзендә дә, чит илләрдә дә яшәүче нацизм режимы корбаннарына да пособие түли дип хәбәр ителә, дип яза Өмет басмасы.

Р.Әхиярова.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе