Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлгенәгә ни өчен хокук сакчылары "бәйләнә"?

Автор башкаручы, юмор остасы Гөлгенә Кәлимуллина гастрольләр белән Казахстан якларыннан кайтып төште.

Кая барса да, артист белән сәер хәлләр еш була. Бу юлы да поездда барганда, Гөлгенәгә полиция хезмәткәрләре "бәйләнгән". "Хәзерге вакытта гарәп телен өйрәнәм. Вакытны әрәм итәргә яратмыйм, поездда барганда да берәр эш белән мәшгульмен.
Сузылып ятып, Әхмәд Һади Максудиның "Мөгаллим Сәни" исемле китабын укып бара идем, берзаман ике полиция хезмәткәре килеп керде. Кемнән шүрлиләр, шуның паспортын тикшереп йөриләр.
"Миңа да бәйләнерләр инде" дип уйлавым булды, яшьрәге яныма килеп тә басты. Кулымда дин белән бәйле китап булгач, шикләнгәндер. Ә мин, киресенчә, китап укуымны дәвам иттем", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлгенә Кәлимуллина.
Полиция хезмәткәре Гөлгенәнең паспортын тикшергән дә, икенче хокук сакчысы янына барып, колагына нидер пышылдаган. "Хәзер инде икәүләшеп яныма килеп бастылар.
"Коръән өйрәнәсезме?" дип нинди китап укуым белән кызыксындылар. Берсе хәтта кулына алып, китап битләрен актарып чыкты. Йөзләренә караганда, бик җитди иделәр. Мин әлегә Коръән укырлык гарәп телен белмәвемне әйттем. Тагын бер кат паспортымны тикшерделәр. Янымда булган әни дә бу хәлгә шаккаты", - ди Гөлгенә.
Паспорт дигәннән, Гөлгенәнең паспорты полиция хезмәткәрләрендә һәрвакыт шик уята икән. "Гадәттә, таможняны үткәндә, һәр пассажирны җентекләп тикшерәләр.
Миңа чират җиткәч: "Бу сезме соң?" - дип йөз тапкыр сорадылар. Чынлап та, мин анда үз-үземә ошамаган! 20 яшьлек кыз белән концерттан соң бизәнгән Гөлгенә арасында аерма зур, әлбәттә. Ышандыру өчен берсенә җырлап күрсәтергә дә туры килде", - диде артист.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250