Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлләр кар суы ярата

Кыш айларында үсемлекләргә көч биреп калыгыз.

Кышын гөлләргә мул итеп кар суы сибеп калырга тырышыгыз. Кар суы сипкән гөлләр, яшел тәмләткечләр яхшырак үсә, орлыклар тизрәк чыга, үсентеләр көчлерәк була. Краннан аккан суга караганда, ул минералларга бай, йомшак, аны “тере” су дип тә атыйлар. Шуңа да мондый су үсемлекләргә көч бирә, аларны ныгыта.

Тик бу максатлар өчен карны трассадан, шәһәрдән, сәнәгать предприятиеләре урнашкан җирдән читтәрәк, чиста урыннан алырга тырышыгыз. Карны өйгә алып кереп, бүлмә температурасына кадәр җылытыгыз. Гомумән, гөлләргә сибә торган су бүлмә температурасыннан 2-3 градуска җылырак булырга тиеш. Үсемлекләргә салкын су “килешми”, ул тамырларга кадәр төшеп җитми, моннан тыш, тамырларны черетә.

Шунысын да әйтергә кирәк, кар суын озак саклап булмый, ул беркадәр вакыттан соң файдалы матдәләрен югалта. Шуңа күрә кыш, яз айларында гөлләрегезне кар суы белән туендырып калыгыз, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: kursi-floristiki.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөлләр үстерү