Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлләр кояшка үрелә яки игелекле шәхесләргә тартылы адәм баласы (+фото)

Шушы көннәрдә гомеренең алтын көзенә  кергән Балтачта яшәүче  олы йөрәкле дустыбыз Мария Александровна Йосыпованы юбилее уңаеннан тәбрикләп, эчкерсез теләкләребезне җиткерәбез.

Гөлләр кояшка үрелгәндәй, миһербанлы, игелекле шәхесләргә тартылы адәм баласы... Без, район кулланучылар җәмгыятенә юллама белән кайткан яшь белгечләрне, шактый тәҗрибә туплаган хезмәткәр буларак, каршы алдың син. Бар булганың уртаклаша алуың, ярдәмчеллегең, һәрвакыт үз фикерең һәм гаделлегең белән үзеңә җәлеп иттең. Хезмәт кенә түгел, шәхси тормышыңда да тәртип яратуың, пөхтәлегең, гөлбакчалар патшабикәсе булуың белән дә безгә үрнәк булдың. Мәртәбәле гаиләдә тәрбияләнгән Кариле егете Рашит белән тулы канлы гаиләдә үзегезгә тиң тыйнак, уңган кызлар тәрбияләдегез, өлкәннәрнең хәер-фатыйхасын алдыгыз. Сезнең һәрвакыт кунакчыллыктан файдаланып, тәмле ризыкларыгыз, якты йөзегездән өзелмәдек, гаиләләр белән аралашып яшәдек. Бүгенгәчә үрелеп барган хезмәттәшлек һәм дуслык җепләренең нык булуы безгә кирәк чакта бер-беребезне якларга, авырлыклар килсә, җиңәргә, кайгыларны уртаклашырга, шатлыкларны бүлешергә ярдәм итә.

Гомер эчендә күп эшләр башкарылган, зур юллар узылган, һәрвакыт ышанычлы юлдашчы, җанга якын киңәшшче булуың өчен рәхмәтебезне кабул итеп ал.Киләчәктә дә шәфкатен тойган мәлдә яшәү шатлыгы сезнең җанны яшәртергә тылсым бирсен, Аллаһы Тәгаләбез гаиләгезгә бәхет-сәгадәт, саулык-сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәрәкәтле гомер кичерүегезне насыйп итсен.

Тирән ихтирам белән Әнисә, Руфия, Сәвия, Асия, Әлфия, Венера һәм аларның гаиләләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев