Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлләрегез һәрвакыт чәчәктә булсын, дисәгез...

Гөл үсеп утырган чүлмәкләрнең урынын бер дә кирәкмәгәнгә еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрнең урынын еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүе бар.

Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе ћәм ком салыгыз.

Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп, 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә, гөлнең тамырлары черергә мөмкин.

Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.

Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын, дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал калагы кастор мае сибеп җибәрегез.

Гөлләр җылылык чыганагы бул­ган әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан һәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы.

Балчыктан эшләнгән гөл чүлмәгенә гөл утыртыр алдыннан аны бер тәүлек суда тотарга кирәк.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөлләр