Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлләрне ничек утыртырга?

Яз якынлашканда нинди гөлләрне һәм ничек утырту турында да уйлана башларга кирәк. Гөл савытының зурлыгы, нинди материалдан булуы да мөһим роль уйный.

Үсемлек белән аның савыты бер-берсен тулыландырып торырга тиеш. Гөл савыты матур да, үсемлек үсеше өчен уңайлы да булсын.

Бүлмә гөлләре өчен керамик савытлар яхшы санала. Нинди генә савыт алынса да, аларны тышкы яктан майлы буяу белән капларга киңәш ителми. Гөл савытларын төсле кәгазьләр белән төреп бизәү дә урынсыз. Теге яки бу гөл өчен савыт сайлаганда нинди үсемлек булуын (үләнчелме, әллә куакчылмы, тиз яисә акрын үсәме) исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, фикус, роза, олеандр, пальма кебек үсемлекләр өчен зуррак савыт кирәк булса, үләнчел үсемлекләрнең күбесенә кечерәк савыт та ярый.

Зур булып үсә торган гөлне кечкенә савытка утыртсаң, бераз вакыттан соң аның үсүе тоткарлана. Кечерәк булып үсә торган үләнчел үсемлекне зур савытка утыртсаң да шулай була. Гомумән, савытның зурлыгы утыртылачак үсемлекнең тамырлары зурлыгына туры килергә тиеш.

Әлбәттә, бүлмә гөлләренең барысына да бер үк төрле туфрак ярамый. Төрле минераллар белән баетылган туфракны кибеттән сатып алганда игътибарлы булырга кирәк.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: "Кызыл таң" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөлләр