Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлнара Габидуллина: Үземә туктале, синең бит ирең бар, дим

Гаилә булгач, төрлесен пешерәм. Әзер ризык сатып аласым килми. Аеруча манты, кыстыбый, бишбармак яратабыз. Баллыга исем китми. Пешерергә дә, ашарга да яратам...

“ИРЕМНЕҢ КӨНЛӘШМӘВЕНӘ КАЙЧАК АЧУЫМ ДА КИЛӘ”
Җырчы Гөлнара ГАБИДУЛЛИНА кечкенәдән җырлый, гармунда уйный. Югары уку йортында музыка укытучысы белгечлеген алып, педагог та, җырчы да була. Ә иҗат юлын 1999 елда җырчы ИлСаф төркемендә башлый. Хоббиларына килгәндә, Гөлнара бакча эшен һәм аш бүлмәсен ярата. Үз йорты белән яшәгәч, ел саен яшелчә, җиләк-җимешне мулдан үстерә, ишегалдын чәчәккә күмә.

“ТАБИГЫЙ МАТУРЛЫККА ӨСТЕНЛЕК БИРӘМ”
Гөлнара белән йөкле вакытта, әти-әнисе Казахстанга күченә. Әтисенең эше белән бәйле, шулай туры килә. Ике энесе дә шунда туа. Казахстанда чакта ук музыка мәктәбендә белем ала, баянда уйнарга өйрәнә. Мамадыш районының Берсут җәнлек совхозына күченеп кайтканда, Гөлнарага 12 яшь була. Әти-әнисе күптән лаеклы ялда. Электән умартачылык белән шөгыльләнәләр, бал саталар. Гөлнараның бер энесе Илдар Төркиядә эшли. Гаиләле, дүртенче балаларын көтәләр икән. Икенче энесе Айдар әти-әниләре белән бергә яши.

— Гөлнара, үз йортыгыз белән тора башлаганга ничә ел бар?
— Электән Идел буе районында яшәдек. Шуңа өйне дә бу якта булдырырга теләдек. Урыныбыз җайлы, шәһәрдә. РКБ якын, каршыда — волейбол үзәге, Каенлык та монда гына. Йорт салып, күченеп чыкканга ун ел булды. Ирем белән абыйсы төзеделәр. Төзелеш эше Тәүфыйкка яхшы таныш. Шуңа барысын да үзе уйлап, рәтен, тәмен белеп эшләде.

— Бакча сезоны башланды. Ниләр башкарырга өлгердең?
— Шушы көннәрдә Тәүфыйк авылдан машинага төяп, тирес алып килде. Кыйммәтле бүләк диярсең, моны ике ел көттем (көлә). Түтәлләр ясадым, розалар төбенә салдым, бакча җиләге рәтләрен эшкәрттем. Маникюр онытылды хәзер. Дөресен әйткәндә, яшь барган саен, табигый матурлыкка өстенлек бирәм. Артык бизәнмим, тырнак ясатмыйм. Җәй буе бакчадан кермим. Участок зур түгел, әмма эш җитә. Помидор-кыяр, ташкабак — барын да үстерәм, чәчәкләр күп утыртам. Соңгы елларда розаларның төрлесен үстерә башладым.

— Консервлау эшенә дә оста син!
— Былтыр кыярны күп тозладым. Башта ясыйсы килә. Аннары, кая куеп бетерербез, дигән идем. Әкрен генә бетеп килә. Солянка, пицца, салатларга кушам, болай да яратып ашыйбыз. Төрле лечолар ясыйм. Үстергәнне урнаштырып барам.

— Туры эфирларда аш бүлмәңне еш күрәбез. Көн дә төрле ризык әзерлисең.
— Гаилә булгач, төрлесен пешерәм. Әзер ризык сатып аласым килми. Аеруча манты, кыстыбый, бишбармак яратабыз. Баллыга исем китми. Пешерергә дә, ашарга да яратам... Бераз ашауны киметәсе иде. Хәзер җәй, Сабантуйлар якынлаша. Матурланырга кирәк. Күбрәк су эчәм. Баш авыртмый башлады, рәхәт. Элек яратмый идем, бер ияләшкәч, эчелә икән. Иртән организм суны үзе сорый хәзер.
Кияүгә чыккач, “йомшардым” дигәндәй... Теләгәнне ашап, ирем ничек бар, шулай ярата, дип тынычлану да дөрес түгел. Өйдә син җырчы да, йолдыз да түгел, ә хатын һәм әни. Төрле вакыт була. Кайчак онытылып, әй ярамаган дип, бер киемнән дә йөрергә мөмкинмен. Аннары, туктале, синең бит ирең дә бар, дим. Шуңа хәзер өй киемнәре турында да күбрәк уйлый башладым, матурларын һәм төрлесен алырга кирәк. Кыш буе онытылып торабыз, артык килограммнар җыябыз да, яз җиткәч, шулай “уянабыз”.

Лилия ЙОСЫПОВА.
Ирек мәйданы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев