Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлназ Сираева: “Әни буласым килә!” (ЭЧКЕРСЕЗ ӘҢГӘМӘ)

Күптән түгел Гөлназ Сираеваның яңа клибының премьерасы булды. Җырчы аны үзе дә зур түземсезлек белән көткән, чөнки соңгы өч елда ул иҗаттан китеп торган иде. Бу шәхси тормышындагы сәбәпләргә бәйле булган.

- Иҗаттан китеп алуыгызга куркыныч әйберләр сәбәпче түгелдер бит? Әллә әни булырга әзерләнәсезме?
- Минем бала алып кайтмавым турындагы сорауларны инде төрле яктан яудыралар. «Тормышта, гаиләдә нинди яңалыклар бар?" - дип сорыйлар танышлар да. Инде ничә мәртәбә иҗатым белән кызыксынучылар: "Кайтабыз да китәбез шул" клибында төшкән балалар сезнекеме?" - дип сорыйлар. Кешенең мине күргәч, башка сорау биргәне юк. "Синең бит ике кызың бар", - дип әйтүчеләр дә бар. Тамашачы клипта нәрсә күрә, аны артистның тормышыннан алынып төшерелгән дип уйлый. Дөрес, мин үзем дә клипларымны шулай төшерәм. "Минем өчен тугансың бит", "Әткәйле балачагым" клиплары моңа ачык мисал. "Бала алып кайтырга уйламыйсызмы?" - дип сораучылар күңелгә бик тия. Мин аны тышка чыгармасам да, эчтән җаныма бик авыр. Бала булмау ул бит миннән генә тормый. Кайчан бирәсен Аллаһы Тәгалә хәл итә.
- Сәламәтлегезне ныгытыр өчен ниләр эшләдегез? Тикшерүләр узмый калмагансыздыр?
- Әлбәттә, тикшерүләр уздым. Иң яхшы гинекологларга йөрдем. Ике ел буе төрле дарулар эчәргә туры килде. Әмма аларның нәтиҗәсе күренмәде. Начар диагноз да куймадылар, бала таба алмыйсың дип әйтүче дә булмады. Шулай ук параллель рәвештә йогага йөри башлаган идем. 2 елдан артык инде мин аның белән шөгыльләнеп киләм. Кайбер кешеләр йогага ябыгыр өчен йөри, "модно" булганга шөгыльләнүчеләр дә бар. Минем өчен йога мода түгел, ә организмны дәвалау. Өч ел элек миңа 32 яшь иде, ә хәзер 35 яшь. Әлбәттә, яшь бара. Ничек тә булса, әни буласым килә. Мин моны яшермим. Кайберәүләр, аборт ясаткандыр, шуңа бала алып кайта алмый инде, дип гайбәт тараталар икән. Ипи тотып ант итә алам: минем үз гомеремдә андый адымга барганым булмады. Бу бит бала үтерү дигән сүз!
- Сез үзегезне "карьеристка" дип әйтер идегезме?
- Юк! Безнең татар эстрадасында икешәр-өчәр бала үстереп, иҗатларын бергә алып баручылар шактый. Беренчедән, бала карьера ясарга комачауламый. Икенчедән, минем алда гаилә яки карьера сайлау мөмкинлеге куелган булса, мин, һичшиксез, гаиләне сайлаган булыр идем. Өшкерүче әбиләргә дә күп йөрдем. Юк, булмас, димиләр, алар да мине өметләндерәләр. "Син бит яшь, бала табарсың, әле сиңа иртә", - диләр. Алар бу сүзләре белән мине бераз гаҗәпләндерәләр, әлбәттә. Чөнки 35 яшьтә бала алып кайту иртә дип әйтмәс идем мин. Астрологларга да мөрәҗәгать иткәнем булды. Алар 40 яки 40 яшьтән соң әни булуымны билгеләделәр. Миннән торса, өчне дә, дүртне дә табар идем. Чөнки хатын-кыз бу тормышка ана булыр өчен туа бит. Шул яшемә җитеп, бер бала таба алсам, мин бик бәхетле ана булыр идем.
- Тормыш иптәшегез Алмаз да борчыла торгандыр?
- Борчыла, әлбәттә. Миннән тормаганын да аңлый. Үзем балаларны бик яратам. Аны бөтен туганнар да белә. Бала булган җиргә килсәм, алар минем өстән төшмиләр. Алар белән уйныйм, шаярам, сөйләшәм. Чын күңелдән яратам аларны. Кемгәдер балалар белән сөйләшеп, уйнап утыру ирендерә бит. Ә миңа, киресенчә, алар белән сөйләшеп утыру кызык һәм ошый. Бер ай элек кенә кызык хәл булды. Менә шулай балалар белән качышлы уйнадык-уйнадык та, бер белмәгән бала миңа: "Әни, әйдә, эзләргә киттек", - диде. Миңа инде чит балалар да "әни" дип эндәшәләр. Ә бер туганыбызның баласы: "Пока, әни", - дип ялгыш ычкындырды. Ул бик үк кечкенә бала түгел, аңлый торган. "Ой, мин әни дип ялгыш әйттем", - дип әйтеп куйды аннары.
- Ә чит баланы тәрбиягә алыр идегезме?
- Бу хакта ирем Алмазның да әйткәне булды. Ул каршы түгел. Алган баланың сәламәтлеге ничегрәк булыр дип куркам. Чөнки белеп булмый. Аннары барыбер үзебезнең бала туар, дип өметләнәм бит инде. Ятим балалар йортыннан бала алып, үзебезнеке дә туса, шул ике баланы бертигез дәрәҗәдә ярата алырмын микән, дигән сорау туа миндә. 40 яшьтән узып та, бала алып кайта алмасам, без, һичшиксез, "чит бала"ны алып тәрбияләргә риза булырбыз мөгаен. Ирем белән 11 ел бергә гомер итеп, балабыз булмау - безгә җибәрелгән зур сынау. Үз башыннан кичергән кеше генә моны аңлый торгандыр. Укучылар, тамашачылар арасында да мондый хәлгә юлыкканнар булмады микән? Уңай хәл итә алучылар да бардыр? Бәлки алар миңа үзләренең ысулларын тәкъдим итәрләр.
- Аның өчен укучылар сезгә турыдан-туры язарга тиеш булалар инде?
- Әйе, аның өчен социаль челтәрләрдәге махсус битләремә язып җибәрә алалар. Анда язу өчен битләрем ачык. Мин һәрбер язган кешемә җавап биреп барырга тырышам. Язалар икән, димәк, аларга минем иҗатым ошый. Рәхмәт барысына да! Хәзер хастаханәләргә дә бик еш йөрмәгәч, иҗатка вакытым күбрәк кала.
Чыганак: "Интертат.ру" сайты.
Фото: http://tatfiesta.ru/tymen/events/concert/711/tatarcha_solyanka.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250