Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлсирин Абдуллина кызына ни өчен Сылу дип исем кушканны сөйләгән

Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовларның кызы Сылуга бүген бер ай тулган.

Иҗади гаилә Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовлар тәмен белеп, яратып, кадерләп кечкенә кызчыклары Сылуны үстерәләр. Гөлсириннең әни булуына әле яңа гына бөтен интернет белән сөенгән идек сыман, инде Сылу бер айлык сабый булып та җиткән.

Гөлсирин, вакыт табып, социаль челтәрләрдә кызы турында язып тора. Әле бәби бүләкләрен күрсәтә, виртуаль дусларыннан бала тәрбияләү буенча киңәшләр дә сораштыра. Бу юлы җырчы кызларына ни өчен Сылу исемен сайлавы турында сөйләгән.

«Сылу дип кем кушты? Каян таптыгыз? Нигә Гөлсылу, Айсылу түгел?

Менә шундый сораулар бик күп килә. Һәм җавап итеп язып калдырам.

Сылу исеме миңа күптәннән таныш һәм якын. Минем карт әбинең исеме (бабайның әнисе) Сылу — Сылубикә иде. 

Сылубикә әби мине роддомнан алып кайткач бик кадерләп, яратып үстергән. Мин аны үзем дә хәтерлим, Коръән китабы укып, безне күз тиюләрдән өшкереп үстерде, әле гарәпчә яза да иде ул.

Сылу белән йөкле вакытта миңа бер газетадан шалтыраттылар. Әби-бабайларыбызның исеме турында сораштыру үткәрәләр икән. Шунда әбиемнең исеме Сылубикә икәнен әйткәч, нинди матур, сирәк, борынгы, ишетелмәгән исем дип куйдылар. Минем дә башыма чиртте. 

Сылу — шундый матур исем, кызыбыз туса шулай дип кушасым килә икән. Бик озак кына уйланып, бераз куркып та йөрдем әле Азатка әйтергә. Ошатырмы икән, дим.

Ә Азат шунда ук ошатты. Ул вакытта без баланың җенесен белми идек әле, әмма күңелдән кыз — Сылуыбыз булачак дип йөрдек, — дип яза ул телеграм каналында.

«Безнен авылда сугышта катнашкан батыр укытучы Сылу апабыз бар иде. Матур hәм батыр булыр, Аллаһы бирса, безнең Сылу!»;

«Бик матур исем. Мин ул исемне татарча сериалда ишеткән идем»;

«Матуркаем! Сылуга бер ай, матур, назлы исем. Котлыйбыз! Әти-әни назында, куанычлы бала булып, чирләмичә генә үссен. Һәр көн сөендереп кенә торсын», — дип берсеннән-берсе матур теләкләрен калдырган Гөлсириннең виртуаль дуслары. 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев