Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөльяр “Кыш бабайны көткәндә” Яңа ел әкияте түгел... (чын хикәя, дәвамы)

Нурниса тораташтай катып калды. Бу бит… бу бит… Кирам… Әйе, әйе, ул… Әнә бит йөз чалымнары да таныш, тавышы да шул ук икән бит… Ничекләр танымады икән соң?

Әй, Ходаем, нәрсә дип кайтты, нәрсә дип керде икән? Берәр кеше белмәгән, күрмәгән булса гына ярар иде. Алла сакласын, бу авылда кеше теленә керүең бик тиз, бер гөнаһың булмаса да… Ярый әле, Нурислам күршедә озаграк торды. Очрашсалар, ни дип аңлатыр иде? Болай да гомер буе шул Кирамнан көнләште. Ничә ел үткәч бит, ничә ел… Тукта, утыз ел диде түгелме соң, әллә Кирам белән аерылышканнарына утыз ел үтте микән?.. Утыз икән шул…

– Дәү әни, кер инде, Кыш бабайны куркытасың бит, ишекләре ачык дип керми китәр, биклә тизрәк! – Оныгы Булат бик вакытлы чыкты, Нурнисага бу уйлардан тизрәк арынырга кирәк иде.

Ул кухняга кереп кенә басты, ишекне тагын нәкъ тегесе кебек үк шакылдаттылар. “Кирам…” дип уйлады Нурниса, тик аяк атлап чыгарга көч тапмады. “Нигә кирәк?”

– Бар, улым, монысы точно Кыш бабай инде, каршы чыгып ал, – диде ул, духовка ишеген ачып, гөбәдиясен караганга сабышып.

Ишектә, чыннан да, Кыш бабай иде. Тавышын үзгәртергә тырыша-тырыша, Нурислам Булатның күңелен күрә башлады. Әй, сөенде сабый, җырлар да җырлады, биеде дә, бөтен белгән шигырьләрен дә сөйләде. “Кыш бабай”ның да бик юмарты килгән булып чыкты, уенчыктыр, китаптыр, буягычлардыр – берсе дә калмады. Капчыгындагы соңгы бүләкне – тәм-томнар тулы пакетны бала кулына биргәннән соң, Кыш бабай башка балалар янына барырга кирәклекне исенә төшерде. Булатның түбәсе күккә тигән, аңа инде барыбер иде. Ул Кыш бабайга тиз генә: “Рәхмәт, пока!” – диде дә, бүләкләре белән мәш килеп уйный башлады.

…Кыш бабай киемнәрен бүлмәгә генә салып куйган Нурислам шул арада әйләнеп тә керде.

– Бездән әле генә кем чыгып китте ул, карчык? – дип сорады ул. – Бик кәттә иномаркага утырып китте… Ул китсен инде дип, күрше Фәритләр капка төбендә басып тордым… Таныш та кебек иде, танымадым да…

– Кыш бабай ул, Кыш бабай, – дип кычкырды залдан Булат. – Бабай, тиз кер, менә ул миңа нәрсәләр алып килде…

Караса да карады, карамаса да карады Нурислам. Теге яхшы машина, кәттә киенгән ир тынгы бирмәде бит күңеленә. Ул, сәбәп табып, кухняга чыкты.

– Кем иде соң ул? Ярый әле, озак тормады. Фәритләр капка төбендә тагын азрак басып торсам, шакылдый идем… Кирәк бит, мин киенеп капкаларыннан чыгуга, кап-кара иномарка килеп туктады. Кеше көлкесенә калмыйм дип, көтеп тордым инде…

– Әй, армиядә бергә хезмәт иткән идек дип, теге… Сәлмән Нурисламын эзләп кергән… Аңлатып җибәрдем, ул бит Түбән Тирәктә яши дип… – Нурниса, күзләрен күтәрми генә, һаман да шул гөбәдияләрен караган булып, теленә беренче килгән җөмләне әйтте.

Ир башка сорау бирмәде. Телефоннан да мондый ялгышулар күп булганлыктан, бер әйтүдә ышанды. Күршедәге өч Тирәктә биш Нурислам, әнә шуларны чынбарлыкта да бик еш буташтыралар иде.

…Бераздан инде ир бүләккә күмелгән бәхетле Булат белән дөньясын онытып уйный, оныгын сөендерә алу шатлыгыннан бу минутларда үзе дә бик бәхетле иде…

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш