Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлзар һәм Нияз Вәлиевлар машина белән Төркиягә барган

“Эссе” төркеменең элеккеге солисты Нияз Вәлиев гаиләсе машина белән Төркиягә китте.

Билгеле булганча, Нияз белән Гөлзар дүрт бала үстерә. Ерак сәяхәткә балалар белән машинада чыгып китәргә батырчылык иткән Вәлиевларның үзләренә шалтыраттык.

“Самолет бәяләрен белешкән идек, алты кешегә бик кыйммәт булып чыкты. Бензинга күпме акча китәчәген чамаладык та, машина белән барырга тәвәккәлләдек. Юлга барлыгы 7 көн вакыт китте. Дөрес, анда 3 көндә дә барып җитеп булыр иде. Әмма без туктый-туктый бардык, бик күп матур шәһәрләр, авылларны күрдек. Төркиянең туристлар йөри торган җирләрен генә түгел, чын Төркия тормышын күрергә теләдек. Россия белән Грузия таможнясында 15 сәгать көтәргә туры килде. Без килер алдыннан яңгырлар явып, юллар бозылган булган. Хәзер чират юк, диләр. Ләкин аның авырлыгы сизелмәде, балалар белән тауларда йөрдек. Табигать искиткеч матур! Гомумән, балаларга да, үзебезгә дә бик күңелле. Төркия халкы - бик кунакчыл халык, алар белән аралашабыз, чәйләр эчәбез”, - дип сөйләде Гөлзар Вәлиева.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев