Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлзидә Зәкиуллина: “Адәм баласына күп кирәкми”

Смәел авылы социаль хезмәткәрләре үз карамакларында торучы өлкәннәргә чәй табыны әзерләгән.

Бу хакта безгә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлзидә Зәкиуллина хәбәр итте.

- Авылыбыз тулы канлы тормыш белән яши. Календарьда нинди бәйрәм бар, барысын да матур итеп үткәреп киләбез. Авыл җирендә торсак та, эш күплеккә сылтау итмибез. Вакытында эшләп, күңелле итеп ял да итә беләбез. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бик актив бездә. Спорт чаралары да, концерт-бәйгеләр дә зур активлык белән үтә.

Күптән түгел Смәел авылы социаль хезмәткәрләре Шеңшеңәрнекеләр белән берлектә үз карамакларында торучы өлкәннәргә чәй эчертте. Бик матур чара булды ул. Адәм баласына күп кирәкми, аздан да күңел була. Өлкәннәребез мул табыннар артында рәхәтләнеп аралашты, тормыш мәшәкатьләрен беразга гына булса да онытып торды, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250