Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөмбә чоры җитте, сак булсак иде.

Берничә киӊәш биреп китик әле.

1. Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы — бу эшкә тотынмаска. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черекләрен ташлап, эшкәртергә кирәк.

2. Әзер гөмбәнгене аз-азлап кына ашарга ярый.

3. Гөмбәне бервакытта да кулдан сатып алмаска, чөнки кешеләрнең аны каян җыйганын белеп булмый.

4 Бала организмы гөмбәне, гомумән алганда, эшкәртә алмый. Моны онытмагыз!

“Роспотребнадзор” хезмәткәрләре 14 яшькә кадәрге балага бу төр ризыкны ашау киңәш ителмәвен ассызыклый. Бавыр, бөер авырулары булган кешегә дә артык күп ашаудан тыелырга кирәк. Белгечләр гөмбәнең деликатес булуын ассызыклый. Хәтта сау-сәламәт кешегә дә көненә 100-150 граммнан да күбрәк ашау киңәш ителми.

Гөмбәнең җир астындагы җепселләре була. Ул әйләнә-тирәдән минераль матдәләрне үзенә суыра. Әгәр бу урында зарарлы матдәләр булса, гөмбә составында да агулы матдәләр бар дигән сүз. Ә гөмбәдәге авыр металларның тозы бавыр, бөерләрнең зарарлануына китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөмбә