Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөмбәле запеканка

Җайлы гына, тәмле рецепт!!! Сез дә пешереп карагыз әле?..

Пешерү өчен, табада 1 баш дәү суганны турап майлы табада кыздырабыз, янына ярты кило чамасы свежий шампиньон гөмбәсе турап салабыз, тоз сибәбез, һәм шулай 15-20 мин чамасы пешерәбез. Ул арада кайнап торган тозлы суга макарон салып алабыз. Барысы да әзер булгач, пыяла савытка катламлап токмач, гөмбә, токмач, гөмбә тезәбез дә, өстенә сыр уабыз.

Запеканканы янә 200 градуслы мичкә 10-15минутка куеп алабыз. Гадәттә запеканканы азрак суынгач киссәң, ул формасын саклый, ләкин минем сабырлык җитмәде инде, шуңа күрә фотода таралып китте тәмлүшкәм, монсы ашыгычлык галәмәте. Менә шундый җайлы гына, тәмле рецепт!!! Ә сез гөмбәне минем шикелле яратасызмы?! .

Автор @rafilya_tatarcha_receptlar ?❤

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә