Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ГӨЛЛӘР ИДЕ...КӨЛГӘ КАЛДЫ

Яр Чаллы каласыннан Балтач бистәсенә күченеп, матур гына яшәп киткән бертуган Ризида һәм Равилә апалар мизгел эчендә йорт-җирсез калды.

17 май көнне күршеләреннән чыккан янгын йортларын да, мунча-сарайларын да көлгә әйләндерде.

Әгәр белгән булсам,... Әгәр белгән булсам бу кадәрле афәткә тарасымны.... Кайтмаган да булыр идем...

Күз яшьләре аша гел шулай дип кабатлаган Ризида апа торыр почмак тапкач бераз тынычланып киткән, әкренләп стресс халәтеннән чыга бара бугай инде.

Хәзерге вакытта алар Балтач бистәсенең Тукай урамындагы буш йортка кереп торалар. Бу йортның хуҗасы шундый яшь егет диләр, әйбәтлекләрен күрсәң, исең китәрлек, өй эчендә нәрсә бар, файдаланыгыз дип китте, ә әтисе, әйтеп бетергесез юньле кеше, диләр. Әлеге рәхимле-шәфкатьле бәндәләр Кече Лызи авылыннан удмурт дуслар булып чыкты. Биредә ут, газ кебек түләүләрне генә түләп торалар.

Апалы- сеңелле Ризида һәм Равилә апалар Яңа Салавыч авылында туып үсә. Гомер буе мәдәни-агарту эшендә эшләгән Мәгъсүмә апа белән колхозда хезмәт куйган Гарафетдин абый балалары. Белем алгач, Чаллы каласына “КамАЗ” заводына эшкә урнашалар. Татарстанның гигант машиналарын эшләүдә аларның да хезмәтләре кергән. Олыгайган көннәрендә туган якларына кайтырга уйлыйлар. Равилә апа күптән инде кайтырга тәгаенләп йөри, ә менә Ризида апа кисәк кенә мин дә кайтам ди дә, икесенә бергә бистәнең 8 март урамыннан йорт сатып алалар. Биредә йортлар тыгыз урнашса да, бу яклар тыныч булуы белән үзенә җәлеп итә. Йортны, каралты-кураны үзләре теләгәнчә бизәп-матурлап, бер көйгә генә тормыш башлана. Янгын чыккан көнне алар бакчага бик күп чәчәк утырталар, аңарчы буе-буе белән суган төрткән, кишер чәчкән булалар. Чебиләр дә алып җибәрәләр, бәрәңге дә үстерәләр.

Ишегалдында кер җыеп йөргәндә күзем күршеләргә төште, аннан кап-кара төтен чыга иде, - дип искә ала ул хәвефле көнне Равилә апа.

- Кара болар шундый эссе көндә дә чүп ягалар мәллә дип уйлап куйдым һәм шул арада ялкын чорнап та алды.

 

Бөтен ышанычлары безнең өйне сакларлар, безгә ут капмас була. Тик, үч иткәндәй, көн кызу, су да килми, янгын сүндерүчеләрнең дә сулары тиз бетә. Ялкын теле апалы-сеңелле бертуганнарның өйләрен камап ала. Мизгел эчендә йорттан көлләр генә кала. Өнемме бу, әллә төшемме диярсең, туган ягыңа кайтып төплән дә, җыйган хәләл акчаңа йорт сатып ал да, бер ел да тормас борын йортсыз-җирсез кал әле син?.. Бар булган мөлкәтләрен дә үзләре белән алып кайткан булганнар. Рәхмәт, ярдәмче ир-егетләргә, беразын урамга ташыганнар. Соңыннан да нык булышканнар, ул көнне ярдәме тигән һәркемгә рәхмәтле Мәгъсүмә апа белән Гарәфетдин абый кызлары.

Район башкарма комитеты хәрәбәләрне түгәргә машиналар да юнәткән, аларга да рәхмәтләре зур.

Бертуган сеңелләре Наилә апа ярдәм сорап күп кенә оешмаларга хатлар илткән.

Бик зур рәхмәт газчыларга, алар һәрберсе үз хисапларыннан өлеш чыгардылар, - ди Наилә апа. -“Мелиорация» җәмгыяте дә акчалата булышты. Юллар идарәсе тиз арада күчерде. Эшмәкәр Илдар Галиуллин да булышты. Руслан Бахтиозин да хәлебезгә керде. Район мәчетләре дә ярдәм итте, Арча мәчетләреннән дә ярдәм килде. Страховка акчасы әле юк, көтәбез. Әле бит бер өлеше ипотекага алынган йорт бу, аны да түлисебез бар. Район хакимияте дә 100 мең сум бирде. Ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт. Тик йортлы булырлык түгел шул әле. Апалар хәзер бик олы инде, ирләре юк, ялгыз яшиләр, аларны өй сала алырлар дип күз алдына да китереп булмый. Үзәктә берәр фатир алып булса, бик риза булыр идек.

Чаллыдагы оныкларының да авылга бик кайтасылары килә. «Әбием, үзеңнең кечкенә генә авылыңа алып бар инде, анда шундый матур, рәхәт бит”, дип ялваралар. Әйтеп булмый бит аларга гөлләр иленнән көлләр генә калды дип...

Мәрхәмәтле кешеләр! Шушы районда туып-үсеп, республикабыздан ерак китми яшәп, республикабызның икътисадын баетуда үзеннән лаеклы хезмәт куйган, олыгайган көннәрендә туган якларын сагынып кайткан әлеге райондашларыбызга көчебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйкчы! Изгелек җирдә ятмас, әҗере мең өлеш булып кире үзегезгә кайтыр. Бу заманда кеше өсләрендә яшәве бик авыр,
бераз гына рәхимлелек күрсәтеп, янгын аркасында йортсыз-җирсез калган шушы ике апага акчалата булышыйкчы!

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен зыян күрүчеләрнең “Сбербанк”тагы счет номерлары: 2202200741498750, Мингазова Равиля Гарафетдиновна, хәбәрләшү, элемтәгә керү өчен телефон номеры: 89178579298 (әлеге номер картага да бәйләнгән).

Ике туган 8 март урамындагы җир участокларын да сатарга уйлый, кирәк кешеләр әлеге номер буенча хәбәргә чыга ала, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын ярдәм кирәк