Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлназ Асаева төн уртасында елап утыра...

Гөлназ Асаевага ярдәм итик.

Эчендәге тышында инде бу Гөлназның. Дөресрәге, социаль челтәрдә. Ачуын китерүчеләрнең тетмәсен тетеп ташлый, күңеленә якыннарны юкка да мактый башлый. Үзенә аяусыз, бигрәк тә гәүдә сылулыгына килгәндә.

«Елыйсыларым килә. Нигә симерергә генә торам икән? Ачтан үләм, ничек суыткычтагы солянканы ашамыйча түзәргә?» — дип язып куйган ул.

Ничек ярдәм итәргә соң?! Бәлки, ике-өч ел ябыккач төшкән фотоларга күз салыргадыр? Алар беркемгә дә ошамады бугай.

«Ябыккач, бик ямьсезләнгәнсез. Ачуланмагыз, дөресе шул. Син ябыкканчы матур идең. Ә хәзер -коточкыч»;
«Күзләрең тонган, бөтен матурлыгың югалган»;
«Күз төпләрең каралган, күзләрең акайган, борының юньләп суламый, иренең чабата кадәр. Ата-анаң тудырган матурлыгыңа кайт»;
«И, Гөлназ, каш ясыйм, дип, күзеңне чыгара язгансың, табигый матурлыкка житми бит!»;
«Табигый матурлыгыгызны югалткансыз, телеграмдагы ясалма кызларга охшагансыз»;
«Ябыгу килешми, элек матуррак идегез», дигән комментарийларны да искә төшерергә кирәктер, бәлки...

Кыскасы, бер генә уҗау солянканы сыптыртып куйсаң да була, Гөлназ, утырма болай елап!

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлназ Асаева