Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөмбә җыюга салым кертергә телиләр

Шулай ук, үлән һәм җиләк җыючылар өчен дә.

Салым кодексына гөмбә, үлән һәм җиләк җыючылар өчен үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр, әгәр бу эшчәнлектән керем 2,4 миллион сумнан артып китсә.

Дәүләт думасының Экология комитеты рәисе урынбасары Евгений Марков Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга рәсми бәя бирүне сорап документ җибәргән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итте.

Бу яңалык халыкны бик ярсыткан. "Тиздән һавага да салым кертәчәкләр", "законнар гади халыкка каршы", дигәнрәк комментарийлар бар. Шуларның берсе: "Бу салым гөмбә җыйган өчен түгел, ә аларны саткан өчен. Гөмбә җыюны беркем дә тыймаячак. Әгәр дә сез базарда чиләк-кәрзин белән гөмбә сатып торсагыз, бу инде керем булып санала. Ә бөтен керемгә салым салынырга тиеш", - дип аңлатырга тырышкан.

Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөмбә