Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гомерем Тукай белән янәшә үтте, ди Мәдинә Маликова (+фоторепортаж)

Бүген районыбызга Габдулла Тукай иҗатын якын итүче иҗат әһелләре килде. Сосна Пүчинкәсендә үткән өлештән соң Мәдинә Маликова, Рәмис Аймәт һәм Марат Әмирханов Карадуганга килеп, музейга сәяхәт кылып, гимназия укучылары белән якыннан танышып, үзләренең иҗатлары турында сөйләп уздылар.

Музейда йон эрләү җайланмасын күреп, Габдулла Тукай премиясенә быел лаек булган Мәдинә ханым Маликова яшьлек елларын искә алып, 13 яшемдә бер егеткә гашыйк булгач, аңа перчатка бәйләп бүләк иткән идем. Җәй көне булганлыктан бик оялып кына бирдем мин аны. Ул башка шәһәргә күчеп китәргә тиеш иде. Акчасы булмаганлыктан поездга утырып бара алмаган, тыштан ишегенә ябышып барган. Җәй булса да кичләрен суык, куллары туңмасын өчен перчаткаларны киеп барган ул, дип күңелле истәлекләре белән бүлеште. Шулай ук музейга тупланган экспонатларны, элекке заман хатирәләрен күреп балачагын исенә төшереп сагынуын да ассызыклап үтте.
Гимназия укучылары язучыларыбызны ишек төбеннән үк матур шигырьләр сөйләп каршы алып, белем бирү йортына дәштеләр. Язучылар әлеге мизгелләрдә бер фикердә булып, монда укучы кызларның бик чибәр булуларын искәртеп уздылар. Карадуган гимназиясе укучылары һәм укытучылары әзерләнгән бәйрәм чарасы актлар залында дәвам итте. Укучылар җырлар, шигырьләр аша кечкенә Апушны арабызга кайтаргандай итте. Чөнки һәркем аның иҗаты белән янәшә атлады.
- Нурлы йөзләрегезне күрү, китабымның мәктәбегездә булуы, күргәзмәдә торуы минем өчен икеләтә зур сөенеч, - диде "Арыш тәме" китабына ишарәләп Мәдинә ханым. Чөнки нәкъ тә әлеге китабы өчен ул Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. - Әнием әйтә торган иде, тәпи киткәнче үк телең тәкелди башлады, дип, шуннан соң ул миңа Тукай шигырьләрен өйрәткән. Шулай итеп мин Тукай белән, аның иҗаты белән гомерем буе янәшә бардым. Ә сез минем белән янәшә барырга теләсәгез, китапларым аша аралашып тора алырбыз, - диде көчле алкышлар астында Мәдинә Маликова.
Марат Әмирханов Бакый Зыятдиновны искә алып, аның белән булган хатирәләрен яңартты. Мәрхүмнең тормыш иптәше Мәдинә һәм килене Фирая ханымнарның искиткеч кунакчыл, татар әдәбияты язмышында үз урыннарын алып торуларына ассызыклап, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Марат абый шулай ук үзенең тарихи әсәрләре, аларның каһарманнары турында таныштырып үтте. Габдулла Тукайның әнисе, бабасы һәм үги апасы турында язган һәм язачак әсәрләре турында сөйләп узды.
Рәмис Аймәт балачактан иҗат итә башлавын кызыклы итеп укучыларга сөйләде, иҗат җимешләре белән таныштырып, Габдулла Тукайның елдан-ел безгә якыная баруын искәртеп узды.
Чыннан да бөек шагыйребез елдан-ел безгә якыная бара кебек. Әллә әнисенең районыбыз җирлегендә җирләнүе аны безгә якты ядкарь итеп, киләчәккә маяк итеп саклап тотамы? Ләкин ничек кенә булмасын, кечкенә Апуш - Габдулла Тукай безнең белән яшәячәк һәм мәңгеләргә Балтач тарихына язылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250