Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гомерне озайта торган ризыклар

Алар галимнәр тикшеренүләре белән расланган.

Кытайлылар омега-3 майлы кислоталы балыкка басым ясый, дип хәбәр итә Вести.RU 1. Бу ил белгечләре 16 ел дәвамында 240 мең ир-егет һәм 180 мең хатын-кыз мисалында гомер озынлыгы һәм туклануның үзара бәйләнешен тикшергән.

Тикшеренүдә катнашучыларның кайберләре көн саен төрле күләмдә балык ашаган. Балыкны даими ашаган ир-егетләрнең кан тамырлары тайпылышлары 10 процентка сирәгрәк булган, аларның, балыкны яратмаган ир-егетләр белән чагыштырганда, бавыр авыруларының куркынычы 37 процентка кимегән.

Балык һәм диңгез ризыкларын даими кулланган хатын-кызларның 38 процентында Альцгеймер авыруы үсешенең кимүе күзәтелгән. Өстәвенә, даими рәвештә балык куллану яман шештән һәм салкын тию аркасында азып китә торган авырулардан үлү куркынычын киметкән.

Шуны истә тотарга кирәк: балык ризыгын ничек әзерләү мөһим әһәмияткә ия. Шулай итеп, кыздырылган балык, мәсәлән, пешкән яисә төнәтелгәненнән аермалы буларак, күпчелек файдалы үзенчәлекләрен югалта, дип яза Кызыл таң.

 

Фото:pixabay.com.

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалые ризыклар