Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гортензия чәчәк атмаса...

Берничә киңәш сезгә ярдәмгә килер.

Гортензия — бакчаның «изюминкасы» ул. Аның төрләре күп, ләкин эре яфраклы сорты аеруча матур була. Түгәрәк эре алсу, кызыл, зәңгәрсу төстәге чәчәкләре яфракларын каплап утыра. Чәчәкләр шундый чагу төс алсын өчен гортензияне вакытында тукландырып торырга кирәк. Бу төр куаклар әчкелтем туфрак ярата, шуңа да атнасына бер тапкыр лимон кислотасы кушылган су сибү яхшы тәэсир итә. Лимон кабыгы салып, бер тәүлек тоткан суны да сибәргә мөмкин.

Кайбер бакчачылар алма, айва салып әчеткән суны сибә. Бу гортензияләргә ашлама да була.

Бу күпьеллык куак җәй буена шау чәчәктә утырсын өчен аны дөрес итеп тукландырырга кирәк.

  • Март аенда гортензия тирәсенә 25-30 грамм азофоска гранулы сибеп чыгыгыз. Кар өстенә сипсәгез дә була. Яфраклар чыккач, әмма чәчәкләре күренгәнче тагын бер тукландырыгыз. Биш литр суга 1 миллиграмм эпин һәм 10 грамм мочевина кушып бутагыз һәм шуны иртән яки кич куакка сиптерегез.
  • Чәчәккә йомарланган вакытта өченче тапкыр тукландырырга кирәк. Биш литр суда 3 грамм күкертле калий (сернокислый калий), 5 грамм магний сульфаты, 8 грамм күкертле аммоний (сернокислый аммоний) кушып бутагыз һәм гортензиягә сиптерегез. Берничә атнадан соң куакка алсу төстәге сыек марганцовка эремәсе сибегез.
  • Чәчәк атканда 10 литр суга 30 грамм суперфосфат, 20 грамм аммиак селитрасы һәм 30 грамм күкертле калий кушып бутаган сыекчаны сибегез. Август уртасыннан мондый ашлама кертергә ярамый.
  • Соңгы тукландыруны вегетация тәмамланганнан соң үткәрәбез. 10 литр суга 20 грамм күкертле калий һәм суперфосфат яки 25-30 грамм фосфат монокалий кушабыз һәм куакка сибәбез, аннары төбенә туфрак өябез.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш