Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гортензия күләгә ярата...

Бакчага декоратив куаклар утыртырга уйлыйсызмы? Урынын дөрес сайлагыз!

Бакчада аллы-гөлле чәчәкләр белән бергә төрле декоратив куаклар да үстерү бакчачылар арасында популярлашып китте.

Матур куаклар гөрләп үссен өчен аларның һәркайсына үз урынын табу бик мөһим.

 

Кояшта
Күпчелек куаклар якты, кояшлы урыннарны ярата. Әгәр бакчагызда көн буена кояш төшә торган ачык урыннар бар икән, анда агачларның корылыкка чыдам төрләрен утыртыгыз. Андыйларга миндаль, барбарис, парк розалары, япон хеномелесы, ак дерен, камырлык, кизильник, спирея кебек эссегә чыдам куаклар керә.

Күләгәдә
Күләгә урыннарда күпчелек үсемлекләр тиешенчә үсә алмый, шуңа да анда нәрсә утыртырга белми аптырыйбыз. Ә менә куакларның кайбер төрләре нәкъ шундый күләгә урыннарны үз итә. Мәсәлән, балан, снежноягодник, гортензиянең барлык төрләре, гаультерия, стефанандра, бересклет, ирга, вак чәчкәле клематислар.

Әче җирдә
Бака яфрагы, наратбаш, бөтнек, кузгалак, солы кебек үсемлекләр күпләп үскән җирдә әчелек күп була. Шуңа да андый урыннарда әчелек яратучы куаклар яхшы үсә. Анда дододендрон, гортензия, вереск, эрика, гаультерия кебек искиткеч матур чәчәктә утыручы үсемлекләр утыртырга мөмкин.

Җилле урыннарда
Бакчада җил уйнап торган ачык урыннар да була. Күпчелек декоратив үсемлекләргә көчле җил аеруча зыянлы. Әгәр сез сирень, роза, япон хеномелесы, пион, рододендрон, клематис үстерергә телисез икән, җилсезрәк урын эзләргә туры килер. Шулай да җил исеп торган ачык урыннарда лапчатка, аю баланы, ак дерен, снежноягодник кебек куаклар үстерергә мөмкин.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гортензия