Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Горур имәнне яшен шартлатып аударган кебек кисәк киттең, Гадилә!

Караңгы гүрләрең якты, урының ожмахта булсын.

Авылдашыбыз Гадилә Галимханованын да безнең арадан киткәненә 6 ел булган икән инде.

Олпат гәүдәле, көчле куәтле, тормышны иренә караганда үзе күбрәк җигелеп тартучы бу хатынны кем уйлаган шулай тиз китеп югалыр дип. 

Олыгаеп кына кияүгә чыгып, авырлык белән балалар үстереп, инде тормышлар рәтләнде генә дип йөргәндә...Язмыш ана сынауларны өеп бирде шул.

Яраткан коллективыннан аерылу, жиләк шикелле егерме яшьлек кызын машина бәрдереп үтерү... болар берсе дә эзсез узмаган, күрәсең.

Чәчләрен өскә таба сыпырып җибәреп шаркылдап көлүләре, канлы күз яшьләре аша көлүләре булган икән аның. Күрмәгәнбез сизмәгәнбез.

Горур имәнне яшен шартлатып аударган кебек кисәк киттең, Гадилә. Караңгы гүрләрең якты, урының ожмахта булсын.

Нигезең буш түгел, өен урынына малаең, кызың, киявең бер дигән итеп йорт җиткереп яталар, ишек алдында нәкъ син барындагы шикелле шаулап чәчәкләр үсә.

Ләйсән Әхмәтшина,
Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев