Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әгәр дә бала истерикага бирелсә

Гадәттә, бу хәл 2-6 яшьлек балалар белән була. Үзе теләгән нәрсәгә ирешә алмаса, сабый кинәт кычкыра, аяклары белән тибенә башлый. Шул рәвешле ул теләгенә ирешмәкче була.

Әти-әниләргә киңәшләр.
1. Характерлы билгеләре буенча истериканың якынлашуын иртәрәк сизәргә була. Баланың игътибарын читкә юнәлтегез - берәр яңа китап, кызыклы машина я курчак күрсәтегез, телевизорны кабызыгыз.

2. Инде истерика башланган икән, баланы читкә алып китеп, яхшылап аңлатыгыз. "Тынычланмый торып мин синең белән сөйләшмим, кычкырган вакытта нәрсә теләгәнеңне аңлап булмый", - диегез.

3. Шул вакыттан алып, елаганын ишетмәмешкә салыныгыз. Истериканың тәэсире юклыгын аңлагач, бала тынычланыр. Колакча киегез яки колакка мамык тутырыгыз. Бала елаудан туктар, хәтта көлә дә башларга мөмкин.

4. Бала тынычлангач, сөйләшүгә күчегез. Бала аңларга тиеш: кычкырып кына ул бернигә дә ирешә алмаячак. Ә әни яки әти белән сөйләшү - бөтенләй икенче эш.

5. Үзен нәрсә борчый, бала шул турыда сөйләсен - моны яхшылап өйрәтергә кирәк ("малайлар кыерсытты", "уенчыгым ватылды"). Зурлар кебек сөйләшкәнен мактагыз.
Фото: cdn.kidspot.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250