Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Грушалы-каймаклы пирог

Яңа ел табынына бик тәмле десерт булачак ул!

Мондый пирогның камырын әзерләү өчен 180 грамм йомшартылган акмай, ярты стакан шикәр комы, 1 йомырка, 200 грамм он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч кирәк.

Эчлек өчен: 350-400 грамм кибет каймагы, ярты стакан шикәр комы, 2 йомырка, ванилин, 2 груша кирәк булачак.

Йомшартылган акмайны шикәр комы, йомырка кушып туглагыз. Он, камыр көпшәкләндергеч салып, камыр басыгыз. Эчлек әзерләгәнче аны суыткычка куеп торыгыз.

Йомырканы шикәр комы белән күпертеп алыгыз, ванилин, каймак кушып, яхшылап бутагыз. Масса бик сыек булса, 2-3 чәй калагы крахмал яисә он кушып җибәрегез.

Майлы табага камырны тигезләп җәегез. Кырыйларын биек итеп күтәртегез, камыр тулысынча таба формасын алсын.

Хәзер каймаклы массаны акрын гына камыр өстенә агызабыз, тигезлибез. Аннары груша телемнәрен куеп чыгабыз.

Пирог 200 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-35 минут пешә. Груша урынына чия, карлыган, кура җиләге кебек җиләкләр кулланырга да була, дип яза Кызыл таң.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото:moscow.sm-news.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт