Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гүзәл Уразова: “Мин яхшы журналист булыр идем”

Быел Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үзләренең 20 еллык юбилей концертларын тәкъдим итте.

Мәскәүдәге чыгышларыннан соң Гүзәл Уразова телеграм-каналында концерттан соңгы хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

“20 ел сезнең белән! Бу чыннан да безнең өчен бик кадерле еллар. Ә бит Илдар белән беренче концертларыбызны без Жигули машинасына прицеп тагып башлаган идек. Рәсәйнең милләттәшләребез яшәгән һәр почмагына барып җитәргә тырыша идек. Хөрмәтле президентыбыз Татарстанның халык артисты исемен тапшырганда миңа сүз биргәч, сүзләремнең ахырында үзем дә сизмәстән: “Служу татарскому народу” дип әйттем.

Бу минем хезмәт, бу минем язылган язмышым. Бәлки мине журналистика факультетына алган булсалар, мин яхшы журналист булыр идем. Алмадылар шул, икенче елга килерсез диделәр. Ләкин мин икенче елга килә торган кеше түгел. Мин аның өчен тумаган. Бүгенге хәләтемә Аллаһыма рәхмәтем. Нинди генә кыенлыклар булса да, аңа ышандым һәм дога кылдым. Мин мин булмас идем янымда мине яраткан, безнең гаиләбезнең башы ирем Илдар Хәкимов булмаса. Стратег, көчле продюсер, уңган оештыручы һәм иң мөһиме ышанычлы, тугры гомер юлдашым. Гаиләм, балаларым, әти-әниләремә рәхмәт” дигән ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев