Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гүзәл Уразова нигә ябыккан? (+видео)

Җырчы Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызык видео куйган.

Видеода ГүзәлҗУразова берсеннән-берсе матур сәхнә күлмәкләре арасында, гармунга кушылып, «Авыл көе»н җырлый. Ә видео астына артист болай дип язып калдырган.

«Ә-ә-әй, бер үзебезчә гармун белән җырлашыйк әле. Күңелләрегез күтәрелсен, дусларым. Илдар гына соңгы арада әрләшә башлады. «Сөяккә калдың бит инде, озакламый «анорексия»ң башлана инде, 54 кило авырлыгың...» – ди. Уф-ф, тегеләй дә ярамый, болай да», – дип уфтанган Гүзәл.

Чыннан да, соңгы арада Гүзәл күзгә күренеп ябыкты. Дүрт бала тапкан әни, димәссең дә.  Моны Гүзәлнең ире Илдар Хәкимов кына түгел, тамашачы да күрә.

Әлеге видео астындагы комментарийларда да күренә бу.

. «Әйе шул, Гүзәл, Илдар дөрес әйтә. Бик ябыксың. Диетада утырсыңдыр инде, әзрәк тазар, сәламәтлегеңә зыян килә күрмәсен...», «Шулхәтле ябыккансың, Гүзәл. Бер 5 килога артыграк булсаң, бик әйбәт булыр иде, кәнишне. Исән-имин бул, балам, чирләп китмә түлке», – дип язганнар. 

Гүзәлнең бүгенге көндәге буй-сынына сокланучылар да булган. «Барби»га да охшатканнар хәтта.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев