Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гыйнварның чатнама салкыны җаныбызны мәңге сүнмәс утларга салды

Кара туфракка 32 яшьлек газиз улыбызны гына түгел, киләчәккә өметебезне, терәгебезне, хыялларыбызны күмдек

Кешенең язмышы туганда ук язылган була диләр. Шулайдыр, язмышлардан узып та, үзгәртеп тә булмыйдыр. Әлегә кадәр бик тигез, тату яшәдек. Лаеклы ялга кадәр намус белән күмәк хуҗалыкта эшләдек. Тормышыбыздан канәгать булып, өлкәнәю яшенә кергәндә, кеше башына килердәй кайгы-хәсрәтнең иң ачысын, иң тирәнен күрергә туры килде. Бала хәсрәте... Яңа елның тәүге көнендә иңнәребезгә күтәрә алмаслык кайгы ятты – кадерле улыбыз Шамилнең махсус хәрби операциядә һәлак булуы турындагы хәбәр килде.

Бер борчу китермәгән, йомшак сүзле, ярдәмчел, тыйнак, тыныч холыклы, кечкенәдән эшләп, безгә булышып үскән иде улыбыз. Йортка, каралты-курага ремонт, заманча яңа мунча – барысы да аның ярдәме белән төзелде. Улыбыз өйләнер, бергә-бергә матур итеп яшәрбез дип киләчәккә планнар кордык... ...Кара туфракка 32 яшьлек газиз улыбызны гына түгел, киләчәккә өметебезне, терәгебезне, хыялларыбызны күмдек. Гыйнварның чатнама салкыны җаныбызны мәңге сүнмәс утларга салды. Шул ут эчләрендә алга таба ничек яшәргә?!

Улыбызны соңгы юлга озатырга килгән халыкның очы-кырые юк иде. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка, башка бик күп җитәкчеләргә, хәрби комиссар Васил Вәлиевка, баш табиб Газинур Дәүлиевка улыбызның гәүдәсен тиз көннәрдә алып кайтуны оештырган өчен, хәлебезне белгән, ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт. Авылыбыз җитәкчеләре Хәмит Баязитовка, Азат Нотфуллинга, мәктәп, балалар бакчасы коллективларына, бухгалтерия кызларына, күршеләребез Гариповлар, Гыйниятуллиннар, Гатауллиннар, Зариповларга аеруча рәхмәтле без. Хәлебезне белмәгән бер авылдашыбыз да калмагандыр. Никадәр кече күңелле, ярдәмчел, тату кешеләр арасында яшибез, мең шөкер. Шамилнең укытучыларына, сыйныфташларына, Норма лицеендагы группадашларына, группа җитәкчесе һәм мастерларына, Чечняда, Таҗикстанда, Украинада бергә хезмәт иткән иптәшләренә һәм аларның әти-әниләренә, дусларына, кызыбыз Лилиянең сыйныфташларына, кода-кодагыйларыбызга, ике яктан да күпсанлы туганнарыбызга нинди генә рәхмәтләр әйтик?! Башка авыл һәм районнардан, хәтта Башкортстаннан кадәр кайтучылар булды. Ишегебезнең ябылганы, телефоныбызның тынганы юк: хәлебезне беләләр, ярдәм итәләр. Һәрберегезгә мең рәхмәт, безгә эшләгән яхшылыкларыгыз, җылы сүзләрегез, рухи һәм матди ярдәмегез өчен Аллаһы Тәгалә сезне зурласын. Мондый хәсрәтне берәүгә дә кичерергә дә, аңларга да язмасын. Йөрәкләрдән өзелеп төшкән кадерле балаларыбыз мәңгелек йөрәк ярасына әверелмәсен... Илләр тыныч, күкләр аяз булсын!

Шамилнең әтисе Рифат, әнисе Рәмзия Рәхмәтуллиннар,

Арбор авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев