Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гүзәлебез "Урман гүзәле" конкурсында өченче урынга лаек булды (+фото)

Райондашыбыз, Сосна авылы кызы Гүзәл Габдрахманованың Архангельск шәһәрендә "Урман гүзәле - 2017» конкурсында катнашуы хакында хәбәр иткән идек.

Бүген төнлә Гүзәлебездән шатлыклы хәбәр килеп иреште - ул "Урман гүзәле" бәйгесендә өченче урынны алуга ирешкән.

Әлеге җиңүе өстенә Гүзәлебез затлы тун белән бүләкләнгән. Райондашыбыз үзенең хис-кичерешләре белән бүлешеп, аңа әлеге бәйгедә нәрсә җиңәргә ярдәм итүе хакында сөйләде. Гүзәлебез белән тулы әңгәмәне "Хезмәт"ебезнең киләсе саныннан укып белә алачаксыз.

Гүзәл, әлеге җиңүең белән ихластан котлап, яңадан тагын да зуррак җиңүләргә ирешүеңне теләп калабыз. Йөзеңдәге шат елмаюың бер кайчан да сүрелмәсен, әти-әниең тигезлегендә бәхетле бала булып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250