Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Халык чисталык һәм гаделлек яклы

Чүп контейнерлары тулып утыра, вакытында түгелми.

Бистәдә Ленин урамының 17нче һәм 19нчы номерлы күпфатирлы йортлар, "Чәй йорты" артындагы балалар мәйданчыгы янәшәсендәге һәм "Алтын ай" кибете каршындагы тыкрыкта урнашкан зур чүп контейнерларын Балтач торак-коммуналь хуҗалык предприятиесенең "Төзекләндерү" ("Благоустройство") оешмасы тарафыннан, контейнер тулып-ташып утырса да, тулгач та түгелми, атнага бер яки ике тапкыр гына түгелә. Ә контейнер янында зур итеп: контейнер көн саен түгелә, дип язып куелган.
Контейнерлар тулып ташып утыра. Көне буе шунда эт-мәче, каргалар казына. Янәшә яшәүчеләр һәм үтеп йөрүчеләр алардан килгән сасы искә чыдап булмый, ишек алдына кибәргә дип чыгарып элгән юган керләргә ис сеңә. Әле алай гына да түгел, якын тирәдә үз хуҗалыгы белән яшәүчеләр терлек калдыкларын, бәдрәф асларын алып килеп салалар, соңгы вакытта бакча чүбе, бәрәңге сабаклары, агач ботаклары белән тутыра башладылар.
Янәшәдәге кибетләрдән чыккан чүпләрне дә машина белән алып килеп, шоферлары шунда гына бушата. Ә күпфатирлы йортларда яшәүче, шул контейнерлар өчен ай саен акча түләп торучыларга бер кап чүпләрен салырга урын да калмый, дип зарланалар.

Редакциядән: әлеге катлаулы мәсьәлә буенча "Төзекләндерү" ("Благоустройство") оешмасы мастеры Фәргать Шакировка мөрәҗәгать иттек. "Мин бу зарлану белән килешеп үк бетмим. Чөнки алда әйтелгән урындагы зур чүп контейнерлары атнага өч яки дүрт тапкыр бушатыла. Анда кем генә чүп салмый бит. Барлык үткән-сүткән тутыра.
Шакиров тыкырыгындагы ("Алтын ай" кибете каршында) контейнерга машиналарыннан үтеп барышлый гына атып китәләр. Кибет чүпләрен дә шунда алып килеп өяләр. Шул тирәдә яшәүчеләр һәм шул ук күпфатирлы йортларда бакча тотучылар яшелчә чүпләрен, бәрәңге сабакларын чыгарып тутыралар. Чүп контейнерларына каты көнкүреш калдыклары гына салу рөхсәт ителгәнен белә торып, барыбер барысын да тутыралар шул. Ә бакча чүпләрен җиргә күмеп, черемә итәргә иренәләр.
Бер мисал, шушы көннәрдә бистәнең К. Нәҗми урамында чүп савыты кырыена ярты трактор арбасы йөге кадәр бәрәңге сабагы чыгарып өеп куйганнар - без аны алырга тиешме?! Бу бит безнең вазыйфага керми. Андыйларны шул вакытта барып, кулларыннан тота алмыйбыз шул. Әлеге четерекле мәсьәләдән чыгу юлы бер генә - чүп контейнерларын атнага бер чүп җыеласы көнне генә куеп алсак кына инде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250