Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Халыклар дуслыгы” музее көн дә кунак кабул итә (фото)

"Халыклар дуслыгы" музее бер көн дә тынып тормый. Шушы көннәрдә бирегә "Наз" бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр сәяхәт кылды.

Татарстан Республикасындагы төрле милләт халыклары тормышын тасвирлаган музейда тугыз күргәзмә залы эшләп килә.Тернәкләнү узучы Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин:
- Музейдагы экспонатларның күплеге һәм халкыбызның тарихи байлыгы безне шаккатырды. Мине бигрәк тә Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы материаллары, сугышта билгеле эз калдыручы Балтач җирлегендә булган Советлар Союзы геройлары кызыксындырды, - диде.

Экскурсия ахырында тернәкләнүчеләр үзләрендә якты истәлекләр, өстәмә яңалыклар туплап, музей хезмәткәрләренә уңышлар теләделәр, дип хәбәр итәләр бүлекчә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250