Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Халыклар дуслыгы”нда “Хәтер сандыгы” ачылды

Чепьябызның йөзек кашы булган "Халыклар дуслыгы" музеенда ел буе ничәмә кеше кунакта булып, тарихи вакыйгалар истәлеген саклаучы диварлар белән сокланмый икән?

Районыбызга эшлекле сәфәр белән килүче мөхтәрәм шәхесләр дә, районыбызның төрле авылларында яшәүчеләр дә, Балтачыбыздан читтә яшәп, кунакка кайтучылар да биредә сәяхәт кылып, гүя элекке заманнарга кайткандай була. Ә алар Казан, Мәскәү, Иҗау, Тольятии, Казахстан, Красноярск, Үзбәкстан һәм башка күп кенә җирләрдән.
Музейга төрле истәлекле әйберләр тапшыручылар да еш килә, шулай да июнь аендагысы иң сөенечлеләренең берсе булгандыр. Лаеклы ялдагы укытучы, китаплар авторы Рәфхәт Зарипов музейга үзенең иҗат җимешен - "Хәтер сандыгы" дигән китабын бүләк итте.
- Хөрмәтле Гарифҗан абый! Сез музей барлыкка китерү һәм "Халыклар дуслыгы"н бөтен Татарстан буенча иң югары дәрәҗәгә күтәрү буенча легендар шәхес булып бөтен татар дөньясына танылдыгыз. Сау-сәламәт булып эшегезне дәвам итегез. Ихтирам белән автор дип имзаланган иде әлеге китап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250