Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Халыкта “рубль”гә ышаныч арта

Россиядә гомер итүчеләрнең һәр унынчысы акчаларын долларда саклый. Халыкның күбесен исә валюта курслары белән бәйле үзгәрешләр кызыксындыра. Алар әлеге мәгълүмат белән көн саен диярлек танышып бара.

Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 1600 кеше катнашкан.

Бактың исә, россиялеләрнең күбесе акчаларын һаман да күчемсез милек буларак саклауга өстенлек бирә икән. Соңгы берничә айда әлеге фикер белән килешүчеләр саны якынча 10 процентка (!) арткан һәм якынча 50 процентны тәшкил иткән.

Халыкның 23 проценты исә капиталларын банктагы хисапларында саклауга өстенлек бирә. 17 процент россиялеләр исә акчаларын алтынга алыштырып кую турында уйлана.

Шунысы да мөһим: хәзерге вакытта Россиядә гомер итүчеләрнең өчтән икесе акча җыя һәм әлеге капиталларын "рубль"дә саклый. Милли валютага өстенлек бирүчеләр саны соңгы берничә айда 50 проценттан 58 процентка кадәр җиткән. Акчаларын долларда саклаучылар исә халыкның нибары 8 процентын гына тәшкил итә, еврога өстенлек бирүчеләр исә гомумән дә 4 процент кына.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк: хәзерге вакытта россиялеләрнең 37 процентының җыйган акчалары гомумән дә юк. Бу 2009 ел белән чагыштырганда ике тапкырга (!) кимрәк күрсәткеч.

Бактың исә, хәзерге вакытта Америка валютасы белән бәйле үзгәрешләрне халыкның 59 проценты күзәтеп бара икән. Кагыйдә буларак, бу - югары белемле һәм җитеш тормышта яшәүче кешеләр, дип яза intertat.ru.

Фото: http://sockraina.com/storage/news/1000971423.jpg_resized.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250