Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәрбер бөртек җиргә түгел, бункерга төшсен иде

Игенчеләр өчен кызыксындыру чаралары да каралган

27 июньнән районыбызда комбайннар парады башланып китте. Иртә бит, диярсез. Әйе, әле июнь генә, ләкин быелгы һава торышын исәпкә алып, бу эшләр алдан үткәреп куелды. Иң беренчеләрдән булып әзерлек сызыгына «Сорнай», «Алга», «Игенче», Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш» һәм «Татарстан» җәмгыятьләре басты.

Районыбыз буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 31105 гектарны тәшкил итә. Моның эчендә 1823 гектар мәйданда орлыкка алынасы кукуруз да бар.

Мәйдан ягыннан алып караганда иң күп җир «Игенче» хуҗалыгында, аннан «Дуслык» һәм «Сорнай» җәмгыятьләрендә. Урып-җыю кампаниясендә эшләячәк техникаларга килгәндә, узган ел район иген кырларына барлыгы 75 «кыр корабы» чыккан булса, быел алар саны 67 генә. Инде парадка килгән комбайннар арасында "Нива"лар бөтенләй юк, "ДОН-1500«не дә сирәк күрәбез.

Моннан 10-15 ел элек бер хуҗалыкта кимендә биш-алты комбайн эшләсә, хәзер инде биштән артмый. Быелгы уракка «Сорнай», «Алга», «Маяк» җәмгыятьләрендә «Акрос-585», "Сосна«да — «КЗС-1218», "Дуслык«та «Class Dominator» маркалы өр-яңа комбайннар чыгачак. Алар барысы да көчле егәрлекле, шуңа да хәзер хуҗалыклар иске техникаларны бетереп, заманчага өстенлек бирергә тырышалар.

Парад үтәсе басуга комбайннар килеп тезелгәч, мөгаен, игенчеләрнең генә түгел, үзен авыл баласы дип санаган һәркемнең күңеле җилкенеп куядыр. Игенчеләр парадка килгәч башка хуҗалыктагы коллегалары белән исәнләшеп, ел буена кайсында нинди үзгәреш булганлыгы турында сөйләшеп алалар, шулай ук яңа комбайннар белән танышып чыгалар.

Әлеге чара барышында комбайнчыларның документлары, янгын сүндергечләре, аптечка, махсус киемнәре (спецодежда) тикшерелә, аннан соң инде комбайннарның төзеклеген тикшерергә керешәләр. Һәрбер "кыр корабы«ның жаткасына салам һәм ашлык салып карыйлар, иң мөһиме эшләтеп караганнан соң бөртеклеләрнең җиргә төшмичә, бункерга керүе иде. Күрше хуҗалык комбайнчылары янында бер игенченең дә сынатасы килмәсә дә, бөтен комбайннар да 100 процент әзерлекле түгел иде, ләкин әле урып-җыюга керешкәнче һәрбер комбайнчы төзекләндереп чыгарлык вакыт бар. Моңа парадта катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин да басым ясап үтте.

— Бик җаваплы чор алдында торабыз. Башка еллар белән чагыштырганда кимендә ике-өч атна алдан килде безнең яз, шуңа бәйле рәвештә урып-җыю чоры да шактый иртә килә. Быелгы уңыш узган елныкыннан чигенке булыр, алай да 2021 елныкы кадәр уңыш җыйналыр дигән өметтә торам мин. Кем алданрак чәчте, шулар отты. Хәзер инде бөртеклеләрне югалтуларсыз җыйнап алу бары тик сезнең кулларда. Һәрбер бөртек җиргә түгел, бункерга төшсен иде. Көзге яңгырлардан соң басулар югалткан уңыштан яшелләнмәсен иде. Моны инде сезнең эшләп бетермәгән эшегез дип кабул итәргә кирәк.

Тырышып, күпме хезмәт куеп үстерелгән уңыш басуларыбызда, ләкин аны югалтырга бик тиз. Герметизациягә бик зур игътибар итегез. Һәрбер культурага кергән саен комбайнны чистартып, көйләп, югалтуларга юл куймасагыз иде. Шул ук вакытта комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә мөрәҗәгать итәсем килә, техника куркынычсызлыгын саклап эшләсәгез иде. Игенчеләр үзләре өчен генә түгел, ярдәмчеләре өчен дә җаваплы, сез һәрвакыт ярдәмчегезнең кайда икәнен белергә тиеш. Барыгызга да урып-җыю чорын исән-сау эшләп чыгарга язсын, — диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Комбайннар парады күңелле мизгелләргә дә бай иде, район профсоюз оешмасы «Сорнай», «Татарстан», Тимирязев исемендәге җәмгыять механизаторларына бүләкләр тапшырып үтте. Урып-җыю кампаниясе барышында да елның-елында атна саен иң күп ашлык суктырып алучы комбайнчыларга вымпел һәм акчалата бүләкләр тапшырыла, комбайннар төрләренә карап группаларга бүленәләр һәм һәрбер группадан бер игенче билгеләнә. Шулай ук тиешле нормативлар үтәлгән саен сертификатлар бирелеп барылачак. — Кызыксындыру чаралары басуда матур итеп эшләгәнгә бирелә, чабып йөргән өчен генә түгел. Моңарчы ничек итеп матур итеп эшләдек, моннан соң да шулай эшләргә язсын, — дигән теләкләрен дә ирештерделәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге белгечләре.

Парадлар барышында белгечләр шулай ук ындыр табагын, симәнә складларын тиешенчә әзерләүне, комбайннар эшли торган басу-кырларда янгын сүндерү машиналары булуны да бурыч итеп куйдылар.

— Безнең комбайннар эшләргә мөмкин, ләкин амбар хуҗалыклары кайткан ашлыкны кабул итә алмый икән, комбайннар эшләрен туктатырга мәҗбүр була, шуны исегездә тотсагыз иде. Урып-җыюга чыкканчы әле вакыт бар, шуңарчы үзегездән торганны эшләргә кирәк, — дип хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләргә мөрәҗәгать итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.

Чыгышлар вакытында игенчеләр кызыксындырган сорауларын да биреп уздылар һәм җаваплар алдылар. Комбайнчыларның безгә хәзер алмаш кирәк, диюләре бигрәк тә күңелгә кереп урнашты. Элегрәк комбайнчы ярдәмчесе булырга теләгән малайлар күп булып, чиратта торсалар, хәзер инде замана белән бергә малайлар өчен дә пом булып эшләү горурланырлык хезмәт булып тормый, кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайннар парады