Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хастаханә инде җылына

Җылы җибәрү ул, вентильләрне бордың да, шуның белән эш бетте түгел икәнен яхшы беләбез. Балалар бакчаларына вакытында җылылык җибәрү күп әти-әнинеӊ борчуын юкка чыгарды.

Менә алардан соӊ Балтач үзәк хастаханәсенә дә җылылык җибәрелгән. Бала тудыру, балалар бүлегендә җылылык булсын өчен администрация үзеннән торганын вакытында эшләгән. Чепья участок хастаханәсендә «Наз» тернәкләндерү үзәге урнашканлыктан, җылы алдынрак бирелгән. Бу турыда район үзәк хастаханә баш табибы Газинур Дәүлиев хәбәр итте.

Үзәктән ягыла торган йортларда якындагы көннәрдә җылылык сезонын башлап җибәрү көтелми әле, дип җиткерде район башкарма комитетыныӊ торак-коммуналь, төзелеш эшләре бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев.
Мәгълүм булганча, фатирларга җылылык урамда уртача һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан югары булмаса бирелә. Әлегә уртача температура +13 градус дәрәҗәсендә саклана. Шуңа да җылыту сезоны бераз соңрак башлангыч алыр дип көтелә. Фатирларына ике контурлы шәхси ягу пичләре куючылар инде күптән җылыда утыралар.
Фото: http://prokazan.ru/news/view/94973

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250