Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Хезмәт» абунәчеләрен ниләр белән сөендерәчәк (фото)

2017нче елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылырга санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан бүген «Абунәчеләр көне» үткәрдек.

Вакытлы матбугатка язылу чорында ел саен абунәчеләребез өчен мондый бәйрәм ясау матур гадәткә кереп китте. Балтачлылар бүген "Хезмәт" газетасына язылудан тыш, төрле призларга, бүләкләргә дә ия булды. Чараны Балтач мәктәбенең яшь йодызчыклары үзләренең чыгышлары белән тагын да күркәм итте.

2017нче елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу авырдан бар дисәк тә, райондашларыбызның «Абунәчеләр көне»нә күпләп килүе "Хезмәт"нең алар өчен яраткан газета булуын тагын бер кат раслады.

Әнә бит заманында алдынгы хат ташучы булган, саны-сагышы булмаган газета-журнал алдырган, бүгенге көндә лаеклы ялда булса да күпләп вакытлы матбугатка язылучы Әлфинур апа Якупова оныгы Эльвина белән бәйрәмгә махсус Түнтәр авылыннан кадәр килгәннәр.

- Без "Хезмәт"не бик күп еллардан бирле алдырабыз. Ничек инде монда яшәп, үз районың вакыйгалары белән танышып бармаска мөмкин? Үзем генә түгел, хәтта оныгым Эльвина да газета тормышы белән бик кызыксына. Шушы көнгә кадәр язылмавыбызның сәбәбе гади иде - "Абунәчеләр көне"н көттек, - ди Әлфинур апа.

- Газета белән һәрдаим элемтәдә яшим. Бу араларда тырышып-тырмашып комсомолның 100 еллыгына материаллар туплап йөргән чагым. Инде күбесен газета битләрендә бастырып чыгардык. Яшьлекләре комсомолда үткәннәрнең ничек куанганын күрсәгез сез? Рәхмәт хезмәтегез өчен, абунәчеләрегез күп булсын, - дип ихлас теләкләрен ирештерде Балтачтан Ленура Сафина.

"Абунәчеләр көне" бүләкләргә дә, изге теләкләргә дә бик бай булды. 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу моның белән генә тәмамланмый, ул июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Хезмәтебезне яраткан, аны даими алдырган һәм һәрчак безнең белән бергә булган райондашларыбызга редакция колективы тагын бер зур бүләк ясый. "Хезмәт" барлык абунәчеләре арасында зур призлар уйната. Әлеге чара июнь ахырында редакциябездә үтәчәк. Райондашларыбызны шикәр комы, сыек май һәм күләмле бүләкләр көтә. Моның өчен квитанция күчерелмәләрен редакциябезгә юлларга кирәк. Әлегә кадәр язылмый йөргәннәр ашыксын иде, чөнки санаулы көннәр калып бара. "Хезмәт"ле дә, саллы бүләкле дә буласыгыз килсә, бездән аерылмагыз. Лотерея чарасында кайнар чәй һәм пич коймагынан авыз итү мөмкинлеге дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250