Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Хезмәт” газетасы бәясеннән тормыйча, гел чыгып торсын!

Районыбыз газетасын бик яратып алдырам, дөрес, атнага ике чыкканда уңайлырак кебек иде, чөнки ике тапкыр укып була. Җомга көнне болай да газеталар күп килгәнлектән, укырга материал күп, шунлыктан "Хезмәт"ебезнең "өтерләре" укылмыйча калырга да мөмкин. Шулай да иң мөһиме теләк бетә күрмәсен, чөнки "Хезмәт"сез яшәүне күзаллап булмый алайса.

Газета буенча фикерләрне гомумиләштереп алганда алар уңай. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча язмаларны зур кызыксыну белән укыйм. Гади хезмәт кешесен тагын да күбрәк зурласаң да артык булмастыр. Элекке җитәкчеләр турындагы язмаларны да арттыру кирәктер. (Шактый өлкәннәре дә бар, исән чакта үзләре укырлык итеп.) Мәдәният мәсьәләсе нык аксап бара кебек... Мәдәният йорты эшчәнлеге, авыл клублары даими контрольгә алынамы, үзешчән сәнгать югалып бармыймы? "Без көрәшле халык" рубрикасы астында күпме батырларыбыз белән таныштырып булыр иде.

Мөмкин булганча хакимият эшчәнлеген дә киңрәк яктыртырга кирәктер (Күбрәк имеш-мимешләр белән кызыксынмас өчен). Сөт бәяләре, хезмәткә түләү мәсьәләләре һәрдаим яктыртылсын. Авыллар тарихын дәвам итеп районның һәр авылын "урап" чыксагыз иде.
Фидаил Хәйруллин,
Карадуган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250