Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Хезмәт» редакциясендә олы кунак (фото)

Бүген, Соӊгы кыӊгырау бәйрәме көнне көтмәгәндә редакциябезнеӊ ишеге ачылды да зәӊгәр күбәләк кебек киенгән гүзәл кызчык күренде.

Танымыйча да торам, Түнтәр авылыннан безнеӊ газетабызныӊ дусты, сайтыбызны һәрвакыт күзәтеп баручы Эльвина Иванова икән. Балтачка әбисе Әльфинур ханым белән килгәч, безгә дә керергә ниятләгәннәр. Буш кул белән килмәгәннәр, яӊа чәчәк ата торган гөл һәм җыр дискларын калдырып киттеләр.
Бераз дөнья хәлләре дә сөйләшеп утырдык. Казанда үткән «Илһам» - Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе лауреаты булган иде Эльвина. Кызганыч, һава шартлары аркасында бүләген генә зур язучылар, шагыйрьләр кулыннан ала алмады, ул көнне Казанга автобусларны җибәрмәделәр. Ничек кенә булмасын, ул зур бәйгедә Җиӊуче. Үзенә дә эш бирдек әле - җәй вакытында булган хәлләр вакыйгалар турында хәбәрләр җибәреп торырга килештек. Ялларыгыз матур, күӊелле үтсен дип без аӊа үз теләкләребезне дә җиткердек. Исән-имин булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250