Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Хезмәт»кә – 50ел!

Тугызынчы дистәсе белән баручы район газетасы иң элек «Югары уңышка» исемен йөртте. Берара районнар берләшкәч, Арчада чыгарылган «Коммунизмга» гәзитен укыдык. 1965 елда үзәк Балтачка кайткач, кабат үзебезнең гәзит чыга башлады. Яңа исемдә, "Хезмәт" булып!

1966нчы елның апрель аенда "Хезмәт"тә "Кошларны каршылап" дигән беренче мәкаләм басылды. Мин зур дулкынлану белән беренче тапкыр редакция баскычыннан күтәрелүемне, шул вакыттагы кичерешләремне бүгенгедәй хәтерлим. Мине «хатлар бүлеге»нә, калын пыялалы күзлек кигән Риф Якупов янына керттеләр. Кул биреп күреште, минем белән үз тиңедәй зурлап сөйләште.
1966нчы елның 13нче декабрендә мине район үзәгенә хәбәрчеләр киңәшмәсенә чакырдылар. Мәктәп укучылары арасыннан берүземне! Газета редакторы Мәгъсүм Хуҗин актив хәбәрчеләрне билгеләп үткәндә минем исемне дә атады. Үземне сәхнәгә чакырып, кулымны кысып, бүләкләр дә тапшырды. Ә эчке тышлыгына аның рәхмәт сүзләре, теләкләре, имзасы һәм редакциянең мөһере сугылган «Тебе, юный корреспондент» дигән китап иң кадерле ядкәр булып саклана.
Ә газетаның яңа исеменә килгәндә дөрестән дә югары уңышка ирешү өчен нәкъ менә «Хезмәт», әйе, намуслы, тырыш хезмәт кую кирәк иде. Яңа исем исә чыннан да, күңелләренә хуш килеп, исемне нәкъ менә «җисемендә» аклау өчен, райондашларыбыз елның-елында күтәренке хезмәт йөкләмәләре кабул иттеләр. Хезмәт күрсәткечләре белән электән үк республикабызда сынатмаган районыбыз ярты гасыр дәверендә нәкъ менә «Хезмәт» канаты астында чәчәк атты, республикада хәтта элекке Союзда да танылды. «Хезмәт» журналистлары даими рәвештә районыбызның төрле сфераларына рейдлар үткәрә иде.
Быел май аенда «Хезмәт» исеме астында чыга башлавына 50 ел тулды. Үзем шушы дәвердә «Хезмәт»тән аерылмадым. Газета үткәргән төрле иҗади конкурсларда катнашып, лауреат булып, бүләкләргә лаек булдым. Хезмәтлеләр сафында булу белән горурлык хисләре кичерәм. Газета укучыларны, редакция хезмәткәрләрен, ветераннарны матбугат көне белән котлыйм. Игелекле хезмәттән һәм "Хезмәт"тән аермасын. "Хезмәт" һәр йортка бары шатлык һәм сөенечле хәбәрләр генә алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250