Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хезмәтне саклауда «Сосна» хужалыгы һәм «МДСУ-1» оешмалары беренче (+фоторепортаж)

Районыбызда хезмәтне саклау айлыгы кысаларында күмәк хуҗалыклар, предприятие-оешмаларда хезмәтне саклау бүенча җаваплы хезмәткәрләр арасында район күләмендә конкурс булып узды.

Ике турдан соӊ яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм имтихан барышында иӊ куп балл туплап хуҗалык белгечләре арасында «Сосна»дан Фәрит Галипов җиӊүче булып танылды. Икенче урында «Игенче» хужалыгыннан Назил Гәлиев, өченчедә "Сорнай"дан Илнур Зиһаншин. Предприятие-оешмалар арасында иӊ яхшы белгеч булып беренче урынны «МДСУ-1»дан Раушан Гарипов яулады, икенче урында «Арча» ширкәтеннән Азат Габидуллин, өченче урында коммуналь хуҗалык предприятиясеннән Әнәс Кәлимуллин булды. Район комиссиясе җитәкчесе Илшат Галимуллин хуҗалыкларныӊ һәм күп оешмаларныӊ хезмәтне саклау өчен билгеләнгән җаваплы хезмәткәрләренеӊ конкурска яхшы әзерләнүләрен күрсәтеп, шул ук вакытта күп борчулар тудыра торган, травма алу мөмкинлеге бик зур булган төзелеш оешмаларыннан бер белгечнеӊ дә конкурста катнашмавы борчылу тудыра, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250