Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Хезмәт”тәшебез әти-әнисенә “Хезмәт” яздыртты (фото)

Хезмәттәшебез Энҗе Зарипова «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» акциясенә кушылып, әти-әнисенә "Хезмәт" газетасы яздыртты.

Республикада «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» акциясе дәвам итә. Социаль челтәрләрдә ул #Әти-әниеңнеяздыр #Якыннарыңныяздыр хэштеглары белән бара. Хәтерләсәгез, әлеге акциягә иң беренчеләрдән булып Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин кушылган иде. Ул әти-әнисенә «Хезмәт» газетасын яздырды. Әлеге акциядән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та читтә калмады. Ул да әнисе өчен «Хезмәт» газетасына язылды. Бүген исә хезмәттәшебез Энҗе Зарипова да әлеге акциягә кушылып, Түнтәр авылында яшәүче әнисе Гөлзада һәм әтисе Рәфкәт өчен "Хезмәт" газетасын яздырды.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сез дә әлеге акциягә кушыла аласыз. Якыннарыгызны, туганнарыгызны районыбызның бердәнбер мәгълүмат чарасы - «Хезмәт» («Азьлане») газеталарына яздырырга онытмагыз! Киләсе яртыеелыкта да бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250