Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Химия» шоферлары

Шофер Габделфәрт Сәлахов (берләшмәнең исәп-хисап хезмәткәрләрен оешма эшләре буенча тиешле урыннарга йөртү өчен куелган) тигез асфальттан «шуучы» җиңел машина кабинасында сөйләп бара:

- Эш кешесенә кадер бар бездә. Әле бухгалтерыбыз Габдрафыйк абыйны Маридагы «Клёновая гора» шифаханәсенә илтеп кайтым. Илтеп куябыз, барып алабыз. Бухгалтер бит ул димәкче генә идем, бөтен эшчегә дә: шоферга да, механизаторга да, слесарьга да шундый хөрмәт, ди. Быел дистәгә якын эшче «Клёновая гора», «Ливадия» һәм башка шифаханәләрдә булып кайткан. Ташламалы юллама белән машинага утыртып илтеп куялар, ял итү вакыты тулгач, барып алалар. Юлламалар биргәндә, беренче чиратта, шоферларның ихтыяҗы өйрәнелә.
Бу аңлашыла да. Берләшмә башкарган кайсы гына хезмәтне алсаң да, аларның өлеше керми калмаган. Вак таш, извест оны, минераль ашламалар ташу... барысы да шоферлар җилкәсендә. Җәйге сезонда рейска чыкмый калган көннәре юк диярлек. Рейстан кайткач, машиналарны тәртипкә китерергә күтәртү һәм ремонт өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазланган җылы мастерской бар. Техниканы юуу өчен заманча аппаратлар урнаштырылган аерым бина булдырганнар. Мастерской мөдире Рифат Шәрәфиев, дежур механик Мөнир Габидуллин машиналар иртән кабат рейска чыгарлык булсын өчен аларга техник карауның вакытында һәм җентекле үткәрелүен тәэмин итә.
Медицина бүлмәсендә рейска чыгар алдыннан шоферларның кан басымнары, йөрәк тибеше, исерткеч эчемлекләр куллану-кулланмавы тикшерелә. Штат буенча куелган шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Берләшмәдә бүген эшләүче 105 кешенең өчтән береннән артыгы шоферлар.
Автотранспорт быелның узган өч кварталында 22 миллион 250 мең сумлык эш башкарган. Берләшмәдәге йөк ташый торган 15, махсус җиһасланган 5 машинага бүлгәч, һәркайсына 1 миллион сумнан артык туры килә. Берсен мактап, икенчесен калдыра торган түгел. Барысы да бик тырышлар, ди автотранспорт җитәкчесе Рафил Хафизов. Шулай да берничәсен әйтеп узыйк инде дигәч, ризалашты. 40 елга якын шушында эшләп, 60 яшен тутырган Равил Бариев, берничә дистә еллык эш стажлары булган Алмаз Нәфыйков, Фәрит Рәхмәтуллин, Раниф Габделхаков, Хәлим Гатауллин, Фердинант Зыятдинов, Ришат Ханнановларны санап китте. Илнар Габделхаков, Рәсүл Фәйзрахманов, Салават Галимуллин, Азат Хәбибуллин кебек яшь шоферларны берләшмәнең өметле киләчәге дип атады.
Автотранспортта товар әйләнеше 9 айда 4598 мең тонна километр тәшкил иткән, 424 мең тонна йөк күчерелгән. Берләшмә шоферлары, нигездә, районыбыз күмәк хуҗалыкларына хезмәт күрсәтәләр. Ел саен ачы туфраклы басуларга известь кертү буенча күләмле эш башкарыла. Монда шофер Игорь Плотников, Леонид Наздеков, бертуганнар Раяз һәм Фаяз Габсәләмовлар «МХА-7» маркалы автомобильләр белән алга куелган бурычны үтәп баралар. Фаяз урып-җыю сезонында комбайнга утыра. Берләшмәнең арендага алган 520 гектар җире бар, шундагы игеннәрне җыеп ала. Кран җиһазланган «КамАЗ» машинасында эшләүче шофер Ришат Ханнановның да гомуми коллектив уңышына керткән өлеше зур.
«Балтачагрохимсервис» берләшмәсе капкасыннан территориягә керүгә үк биредә тырыш, бердәм коллектив эшләгәнлеге күренеп тора. Һәр җирдә чисталык, тәртип. Һәр автомобильнең үз урыны. Шоферлар өчен дә базада вакытта ял итеп алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Ел саен һөнәри бәйрәмнәре белән зурлап котлыйлар, бүләклиләр. Хезмәт хаклары да начар түгел. Берләшмә буенча 9 айда узган елгыдан 4000 мең сумга артып, 20238 сум тәшкил иткән. Үзләре дә эшләп күрсәтә инде. Үзара салым кысаларында авыл юлларын рәтләүгә дә зур өлеш кертәләр. Әнә шуңа күрә дә күмәк хуҗалыкларга күрсәткән хезмәтләре өчен дә берләшмә шоферларын районның һәр авылында беләләр, хөрмәтлиләр.
Без дә һөнәри бәйрәмнәре көнендә аларга аеруча ихтирам күрсәтеп, бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга имин юллар, сәламәтлек һәм тигез, бөтен гаилә тормышы телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250