Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Хәләл» индустриаль паркында

7 нче февраль көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин «Борнак» жәмгыятенең хисап җыелышыннан кайтышлый, «Хәләл» индустриаль паркында булды.

Биредәге төзелеш эшләренең барышы белән танышты, пилмән ясау цехларында булып, анда эшләүчелэр белән сөйләште. Парктагы ит продуктлары комбинаты җитәкчесе Илназ Якуповның якын киләчәккә планнарын тыңлап, кинәш-күрсәтмәләр бирде. Тулаем алганда, парктагы бүгенге эшләр начар тугел, киләчәккә дә өмет зур. Хәзер бу предприятие районыбыздагы 50 гә якын кешене эшле итсә, ремонт-төзелеш эшләре тәмамланып яңа цехлар ачылгач, тагын шул чама кешегә эш урыннары булачак.
Бер бинада йөк кутәрә, беркетә торган ленталар, машина тарттыру өчен тросслар ясый башлаганнар. Тышта 30 градуска якын салкынлык торганлыктан, без килгәндә эшләмәгән чаклары булды. Төзелеш эшләре дә азагына җиткерелмәгән әле. Бинаны җылытуны хәл итәсе бар. Бу цехнын хуҗасы Раиф Гарифуллин сүзләренә караганда, болары хәл ителмәслек мәсьәләләр тугел, уйланылган, планлаштырылган. Якын киләчәктә цех кышкы салкыннарда да туктамый эшләячәк.
Район башлыгы бу паркның эшчәнлегенә уңай бәя биреп, якын киләчәктә район өчен зур индустриаль узәк булырына ышаныч белдеруен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250