Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәрби хезмәткә!

Илебездә патриотик тәрбия бирүне ныгыту һәм хәрби хезмәткә яраклы ир-егетләрнең Ватан каршындагы бурычларын үтәтү максатларыннан район хәрби комиссариаты илебезнең төрле төбәкләрендә урнашкан хәрби частьлар белән килешүләр төзеп, хезмәт итәргә теләге булган ир-егетләрне контракт нигезендә хәрби хезмәткә билгели.

Мәсәлән, контракт буенча Таҗикстанда хезмәт итәргә 26 яшькә кадәрге армия сафларында булып кайткан ир-егетләр чакырыла. Анда 1 ел хезмәт итү 3 ел булып исәпләнелә. Беренче килешү 3 елга нигезләнеп төзелә. 7 ел хезмәт иткән очракта, ташламалы рәвештә, пенсия билгеләнә. Хезмәт хакы 40 мең сумнан башлана.
Шулай ук башка төбәкләрдә дә контракт буенча хезмәт итәргә мөмкин. Хәрби хезмәттә булмаган, югары уку йортын тәмамлаган, хәрби хезмәткә яраклы дип табылган егетләр дә мөрәҗәгать итә алалар. Тулырак мәгълүмат алу өчен район хәрби комиссариатына килергә яки 2-44-42 һәм 2-46-41 телефон номерына шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250