Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хуҗалыклар Сабан батырларын ачыклый

Бу көннәрдә районыбыз хуҗалыклары язгы кыр эшләренә йомгак ясау,

Сабан батырларын ачыклау ише күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Кайдадыр нәтиҗәләрне тулы "команда" - белгечләр, игенчеләр белән кырларны карап, анализ ясаганнан соң, бәйрәм табынында игълан итәләр, кайдадыр кырларны ветераннар белән бергәләп карыйлар, кайдадыр бу эшне белгечләргә тапшыралар.
Ничек кенә булса да, Сабантуйлар алдыннан игенчеләргә беренче этап кыр эшләре нәтиҗәләре буенча аерым игътибар-хөрмәт күрсәтү кирәкле һәм күңелле әйбер. Әле бит аларга авыл, район Сабантуйларында тагын хөрмәт күрсәтеләчәк. Иртә таңнан кичкә кадәр кырда эшләгән кешеләргә, билгеле, болар һич тә артык түгел. Алда әле озын-озак җәйләр, берсенә-берсе ялганган күптөрле кыр эшләре көтә. Сабантуйда булган кадер-хөрмәтләр аларга кара көзгә кадәр тырышып эшләрлек энергия, стимул бирерлек булсын.
Фото: http://tuvest.ru/news_detail.php?ID=8356

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250