Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Хыял” яшьләр үзәгендә районның яшь белгечләре белән “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән брейнг-ринг уены үтте

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, шулай ук районыбыз яшьләрендә патриотик хисләрне ныгыту максатыннан, февраль һәм март айларында «Хыял» яшьләр үзәгендә район предприятие һәм оешмаларында хезмәт куючы 18-35 яшьлекләр арасында «Без тынычлык яклы!» дигән исем астында брейн-ринг уеннары булып узды.

Барлыгы 5 зонада 13 команда үзара көч сынашканнан соң, 4нче март көнне иң зирәк 6 команда финал уеннарында очрашты. Алар: «Хәтер» (почтампт), «Память» (район үзәк хастаханәсе), «Внуки победителей» («Факел» яшүсмерләр клубы), «Хәтер сакчылары» (район башкарма комитеты), «02» (район эчке эшләр бүлеге), «Победа» (социаль яклау бүлеге) командалары.
Командалар белән танышканнан соң, алар сорауларга язмача һәм телдән жавап бирделәр. Шактый гына көч сынашканнан соң, нәтиҗәләр ачыкланды: 1нче урынны - почтампт, 2нчене - район үзәк хастаханәсе, 3нче урынны «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре яулады.
Барлык катнашучы командаларга «Хыял» яшьләр үзәге исеменнән диплом, медаль, статуэтка һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Уен Балтач урта мәктәбе һәм гимназия укучылары әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250