Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып (+фоторепортаж)

9 Май көнне совет гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 72 еллыгын бәйрәм иттек. Җиде дистәдән артык ел узган булса да, нәкъ 1945 елның язындагыча, йөзләрдә - бәйрәм шатлыгы, күзләрдә - сагыш, күңелләрдә - югалту ачысы иде.

Алдагы көннәрдә яңгыр яуса да, нәкъ менә Җиңү көнендә көннең аязып, күктән елмаеп кояш каравы ил батырларын олылауга тиң булды. Кулларына шарлар, әби-бабаларының фотоларын тоткан балалар, аларның әти-әниләре үзәккә юл алды. Ил азатлыгы өчен фронтта һәм тылда көрәшкән ветераннар, дәһшәтле сугышта әтиләрен югалткан сугыш чоры балалары өчен аеруча газиз, кадерле көн бу. Шатлыклы да, күз яшьле дә бу бәйрәм көнне аягында йөри алган һәр ветеран Җиңү бәйрәменә килергә тырышты.

... Әнә мәйданга "Үлемсез полк" керә. Сабыйлар, яшьләр, өлкәннәр колонналарга тезелеп, кулларына немец-фашист илбасарлары белән көрәштә гомерләрен биргән бабаларының, якыннарының, якташларыбызның фотографияләрен күтәреп үзәк мәйданга үтә. Күпләр бу мизгелләрдә портретлар арасыннан үзенең якыныныкын эзли. Моңсу, күзләргә яшь китерә торган чара булса да, күңелләрдә батыр әтиләре, бабалары, туганнары белән горурлану хисләре туа.

Шул мизгелдә мәйдан уртасыннан ананың баласына язган хатын укыган тавышы ишетелгәч, халык бер мәлгә тынып калды. Үзәк өзгеч әлеге мизгелне беркем дә күз яшьләрсез карый алмады. Өчпочмаклы солдат хатлары, тылдагы авыр хезмәт, ятимлек ачылары, сагыш, югалтуларны үз эченә алган театральләштерелгән күренешләр ул чор кешеләренең кабат күңелендә яңарып, без - яшь буынга әби-бабаларыбызның нинди авырлыклар аша узганын күзалларга тере тарих булып килеп басты.

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, балтачлыларны иң элек район башлыгы Рамил Нотфуллин котлады. Ветераннарын котларга ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Рифгать улы Зарипов та кайткан иде. Ул бәйрәм кунакларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын җиткерде.

Мәйдан бер минут тынлык белән яу кырында шаһит киткәннәрне, тыныч тормышта вафат булган сугыш һәм тыл ветераннарын искә алды. Алар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салынды. Бәйрәмгә килгән ветераннарга чәчәкләр бүләк иттеләр. Ветераннарның үлмәс батырлыгына дан җырлап күз явын алырлык киемнәрдән булган төрле гаскарләрдә хезмәт иткәннәр, кадет егетләр, форпостчылар, укучылар катнашында узган парад бәйрәмнең аерым бер бизәге булды.

Хөрмәтле ветераннарны бу көнне район башлыгы Балтач ашханәсенә бәйрәм табынына җыйды. Үзәк мәйданда исә районыбыз үзешчәннәре моңлы җырларын яңгыратты, дәртле биюләрен бүләк итте. Кичен исә балтачлыларны "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле сәламләде. Бәйрәм салют белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250