Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иң күп стажлы Кыш Бабай бездә — Көшкәтбашта (фото)

Курыкмыйча әйтә алабыз, безнең Кыш бабаебызның эш стажы иң күбе... Гарифуллин Рияз абыебыз 1992 елда Көшкәтбаш мәктәбенә эшкә килгәч башлап җибәрә әлеге матур һәм җаваплы хезмәтне, елларга күчерсәң нәкъ 25 ел вакыт узган.

Без үзебезнең Кыш бабаебызны яратабыз, чын Кыш бабай нәкъ аның кебек була дип беләбез. 25 ел дәвамында бер елга әллә ничә җирдә, мәктәптә, балалар бакчасында, мәдәният йорты бал-маскарадларына килеп сөендерә ул безне... Быел да ул берничә җирдә балаларны Яңа ел белән котларга өлгерде. Әле бүген дә мәктәптә йөри иде... Шәп бабай ул, молодец бабай... Кыш бабаебызны 20 ел тулу уңаеннан котлап грамота да тапшырган идек... Ә быел моннан гына котларга булдык. Юбилеең белән Бабай! Тагын бик күп еллар шулай картаймыйча, бәйрәмнәргә килеп безне сөендерергә язсын! Афәрин, - дип хәбәр итә «ШАТ-Көшкәтбаш» төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250