Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Якты эзең калсын җирдә

Туган авылым Бөрбаш турында бик күпләрнең эчкерсез истәлекләре һәм ярдәме белән Лилия Нурмөхәммәтова әзерләп бастырган 600 битле «Саклагыз нигез ташын. Бөрбаш авылы тарихы» китабы мине әсир итте, сокландырды, аяусыз чынбарлык мисаллары белән тетрәндерде.

Китап алдым кулыма

Кердем тарих түренә!

Яралы хәтер уянгач

Күзләрдән яшь түгелә...

Бик күп, бай һәм мөһим мәгълүматларга таянып язылган, күптән көтелгән бу басма күңел офыкларын яктыртты. Авыл тарихы турында шуның хәтле җитди һәм бай эчтәлекле китап әзерләп чыгаруның никадәр катлаулы, четерекле, гаять җаваплы бурыч булуын тәвәккәлләп, бу изге эшкә тотынганнар үзләре генә беләдер. Лилия Хәйдаровна зур журналистик осталыгы һәм калку иҗади куәте белән изге максатына ирешкән. Китап өчен бик күпләргә мөрәҗәгать итеп, истәлекләр, фоторәсемнәр туп-лаганда ук ул бер максатны өстенрәк куйды. Тарихи чынбарлык күңел җылысы белән сугарылып, кеше кызыксынып укырлык һәм үз тормышына да дөрес нәтиҗә ясарлык китап якташларга иң зур ихтирам тудырырдай олы мәгънәгә ия булсын иде дигән ниятен уңышлы тормышка ашырырга насыйп булган аңа. Шунысы хак – бу галәмәт бай эчтәлекле китапны күпләр ярдәменә таянып вакытында бастырып чыгара алган Лилия Нурмөхәммәтова үзе дә тарихка кереп калырлык зыялы, киң фикерле, үткен зиһенле, абруйлы шәхес булып өлгергән бит. Шунысы да бик мөһим: авылның рухи, мәдәни-дини, социаль үсеше өчен һәрдаим үзен җаваплы тойган Җәлил хәзрәт Фазлыев китапны бастырып чыгаруда, зур практик ярдәм күрсәтеп, дөрес юнәлеш биреп, акыллы киңәшләре белән зур өлеш керткән.

Хәзер инде, кем әйтмешли, китап турында китап язып булмас, шулай да аның бай эчтәлегенә нигезләнеп, кайбер мөһим тарихи күренешләрне һәм фактларны мәкаләдә искә алып китү урынлы булыр. Үзебездән ерак түгел, урман куенында яралган Бөр елгасында уңайлы яр кырыйларына тармакланып урнашкан Бөрбаш авылы табигатьнең бөтен хәзинәсен үзенә якынайтып, янәшә тирәдә калын урманнарга, елга-чишмәләргә бай булды. Бу искитмәле могҗизаларга ия булган төбәкнең киң географиясе монда гомер иткән ничә буын кешеләрнең биография-се белән дә үрелеп бара. Һәм автор болар хакында укучыга аңлаешлы тел белән ышандыргыч итеп тасвирлый алган.

Яр кырыеннан бәреп чыккан чишмәләрне карап-тәрбияләп торсаң гына аның челтерәп аккан тере сулары кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясап, шифалы, сихәтле, тылсымлы була торгандыр. Бу хакыйкатьне борынгы бабаларыбыз яхшы аңлаган һәм киләчәк буынга су чыганакларын тәрбияләп-карап торырга изге әманәт итеп әйтеп калдырган. Безнең бөрбашлыларның нинди авыр, кырыс сугыш һәм сугыш арты елларында да чишмә-елгаларга мөнәсәбәте игътибарлы һәм кайгыртучан булды. Балачактан ук мин яхшы хәтерләгән тимерче Юныс абый Мөхәрләмов (кызу кеше булса да, бик туры сүзле, мәрхәмәтле иде), күрше урамда яшәгән атаклы балта остасы Әсхадулла Гыйниятуллиннар игелекле хезмәтләре белән үз нәсел балаларына гына түгел, башкаларга да үрнәк күрсәтеп яшәделәр. Кешенең дөньяга карашы үзгәргән, күбрәк үзен кайгырткан заманда да чишмәләрне матур итеп төзекләндергән булдыклы кешеләр хәзер дә күп  авылдашлар арасында. Районда булдыклы эшмәкәр булып танылган авылдашыбыз Илдар Галиуллин чишмә төзекләндерү белән бергә шул тирәдәге территорияне Сабантуй мәйданчыгы итеп көйләгәндә хәйран зур эшләр башкаруга өлеш кертте. Табигатьнең гүзәллеген бәйрәм рухына туры килерлек итеп көйләү өчен су буенда матур үзгәрешләр кайнаган чорда, эш оештыручыларның берсе булган ул чордагы авыл советы рәисе Сәйдәш Хәкимовның да игелек-ле гамәлләрен искә алу максатка туры килер.

Тагын шунысы бар, дистә елдан артык республика, башка чит төбәк кунакларын да кабул итеп, мөселман балалар сабан туе оештыручы Җәлил хәзрәт Фазлыев юлларның төзеклеге өчен төп җаваплылыкны үз өстенә алып, бер «кызган килеш» дәрәҗәле җитәкчеләр ярдәме белән авыл урамнарына асфальт түшәүне оештыруын бөрбашлылар аеруча хуплап кабул иттеләр, әле дә аңа рәхмәт укыйлар.

«Саклагыз нигез ташын» дигән китап тышлыгында һәр буын кешесе өчен актуаль девиз булып саналырга хаклы сүзләр бар: «Кешегә булыша аласың икән – булыш, булыша алмасаң – дога кыл, дога кыла белмәсәң – кеше турында яхшы уйлар уйла! Якты уйлар шулай ук ярдәмгә тиң...». Чыннан да бик үтемле, күңелдә уелып калырлык сүзләр.

Китап төзелешенең аерым бүлекләргә тупланып эзлекле системага салынуы миңа бик ошады. Хәзер менә авылда төп яшәү чыганагы тудырган авыл хуҗалыгын яктырткан язмаларга күз салыйк.

«Эшкә батыр безнең авылдашлар» дигән бүлек бик күп тормышчан мисалларга нигезләнеп язылган. Утызынчы еллар башында тернәкләнә башлаган күмәк хуҗалыкның күпчелек  җитәкчеләре үзебезнекеләр. 1952-1958 елларда колхоз рәисе булган Фазлыев Шәйдулла абыйны мин бик яхшы хәтерлим. Укымышлы, тәртипле, ипле кеше иде. 15 яшемнән мине дә конторга чакырып, математиканы яхшы үзләштергәнгә күрәдер инде, колхоз конторында эшләргә үгетләде. Ә минем өй түрендә чыпта сугу станогы белән көнгә ун чыпта суга алсак, кулга тамак туйдырырлык акча керә бит. Шуңа күрә карышам конторда утырмаска, ахыр чиктә, Шәйдулла абый риза булмасаң,  фермага куярбыз, дип кисәткәч, ризалаштым. Бик тәртипле төгәл белгеч булган Миннегали абый Хөсәенов кул астында бик күпләр исәп-хисап осталыгын үзләштерде. Шул исәптән мин дә чут төймәсе тартырга өйрәндем. Ә фермаларда эшләүнең никадәр авырлыгын иртә таңнан чыгып китеп, такы-токы курмы белән мал туйдырып, эрзинкә бутыйдан көнозын саз ерган терлекчеләр үзләре белгәндер, ул чорда зарланырга хокуклары чикле, беренчедән, җитештерү буенча өстән төшерелгән заданиене һичшиксез үтисе бар, икенчедән, маллар кырылса да, үлгән мал өчен түләткән очрак-лар да булгалады.

110 биттә 1949 елда төшерелгән фоторәсемдә фермада эшләгән ир-атлар янәшәсендә дистәдән артык хатын-кызның авыр хезмәттән борчу-мәшәкатьләре сагышлы йөзләрендә чагылыш алган. Тормыш җайлы, рәхәт булса гына елмаясы килә шул. Сугыш һәм сугыш арты елларында  шушы карусыз, түзем буынның фидакарь хезмәт батырлыгы нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы да әкренләп аякка басты. Алга таба бик кирәкле үзгәрешләр башланды.

1966 елда Бөрбашта совхоз оештырылгач, аның беренче җитәкчеләре итеп КПСС райкомы тәкъдиме белән читтән китерелгән кешеләр куела. Нигездә ит җитештерүгә көйләнгән совхозның дәүләт ярдәме белән матди-техник базасы әкренләп ныгытыла, техника паркы яңартыла, совхозга бәйле яңача таләпләр нигезендә хезмәткә мөнәсәбәт тә яхшы якка үзгәрә. Эш кешесе турында кайгыртып, хезмәткә түләүне арттыру алгы планга чыга. Совхоз директорлары алышынып тора, алай да Яңгул авылыннан булган бик оста оештыручы, тәҗрибәле һәм максатчан Тәбрис Зариповны өлкән буын авылдашларым җылы рәхмәт хисләре белән искә алалар. Җитмешенче еллар башында әкренләп аякка баскан һәм үз юнәлешен тапкан совхозда хуҗалыкны ныгыту белән бергә авылның социаль йөзен уңай якка үзгәртү өчен бик күп көч салына. Авылда урта мәктәп төзелешенә совхоз бик нык ярдәм итә, мәгърифәт һәм мәдәният учакларын яңартуга авыл кешеләренең бик күп көче, тырышлыгы сарыф ителә. Ә инде төп җитештерү тармагын ныгыту өчен фермалар, мастерскойлар, ындыр табаклары яңартыла һәм хәтта ки, башкалар көнләшеп карарлык яңа юнәлеш – эшчеләргә фатир төзеп бирү гамәлгә керә.

Совхоз белән белгечлеге буенча агроном булган, үзебезнең авыл егете Рафис Фарадис улы җитәкчелек итә башлагач, ул элгәре, беренче чиратта, тырышып эшләгән халыкны кайгыртуны максат итеп куя. Агроном булып эшләгәндә туплаган бай тәҗрибәсен, куәтле яшьлек энергиясен һәм тәвәккәллеген эшкә җигеп, Рафис Солтанов совхозны эзлекле рәвештә алгарышка әйдәли. Халык телендә горурланып, үзебезнең совхоз дип йөртелгән бу коллектив тиз арада районда һәр тармак буенча алдынгылыкка чыгып, хезмәт батырларын ишәйтүгә ирешә.

Дөрестән дә, булдыралар бит безнекеләр – алар эштә генә түгел, спортта да, көрәштә дә танылып, дан-хөрмәткә лаек булдылар, бу турыда китапта йотлыгып укый торган бай мәгълүмат тупланган.

Күзем китапның соңгы битенә төште, зур ачыш тапкандай шатланып куйдым. 601 биттәге фоторәсемдә сөйкемле йөз, якты караш белән үк үзенә хөрмәт-ихтирам уяткан китапның төп иганәчесе Нияз Галимуллин тора. Ул минем нәсел тамырым Бөрбашта, дип горурланып, уй-фикерләрен дә җиткерә:

– Якын, бик тә якын миңа Бөрбаш. Әтием үскән җирләрне гөлбакчага күмәсем килә. Районда теш табибы булып эшләгән әтием Рафил Шәфигулла улы онытылмасын өчен авылда елга буенда аның хөрмәтенә чиш-мә төзекләндердем. Авылны үстерүдә, матурайтуда үземнән өлеш кертәм икән – бу минем Бөрбашны ихлас яратуым билгесе.

Нияз Рафил улының ихлас фикерләренә ияреп, мин дә авылдашларыма шигырь багышлыйм:

Чын күңелдән ихлас рәхмәтле мин

Чиксез юмарт туган ягыма.

Эшләп яшәгәннәр һәрвакытта

Хәләл икмәк куя табынга.

Һәммәгезне ихлас хөрмәт итеп

Түбәнчелек белән баш иям.

Эшкә батыр, булдыкды һәм ихлас

Якташларым өчен сөенәм.

Фәридә Шакирова,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш Лилия Нурмөхәммәтова